24 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара мәгариф көне

Нигерия һәм тагын 58 әгъза-ил инициативасы белән БМО Генераль Ассамблеясенда оештырылган истәлекле дата.

Резолюциядә белем бирүнең тотрыклы үсешкә ирешү өчен әһәмияте таныла. Мәгариф индивидуаль җитештерүчәнлекне һәм икътисадый үсеш потенциалын арттырырга, хәерчелекне һәм ачлыкны бетерергә, сәламәтлеккә һәм гендер тигезлеккә ярдәм итәргә мөмкин, дип ассызлыклана.

Хәзерге вакытта, БМО мәгълүматлары буенча, 262 миллион бала һәм яшүсмер мәктәпкә йөрми, 617 миллионы уку һәм математика күнекмәләренә ия түгел.

 

Халыкара эскимо көне

Туңдырма – дөньяда иң борынгы тәмләткечләрнең берсе. Безнең эрага кадәр 2000 ел элек Кытайда җиләк-җимеш кисәкләре һәм гранат бөртекләре белән катнаштырылган кар һәм боз ашый торган булганнар.

Эскимоны 1920нче еллар башында Айов (АКШ) штатында тәм-томнар кибете хуҗасы Кристиан Нельсон уйлап таба. Бу десерт булдыру турында дулкынландыргыч легенда бар. Беркөнне кибеткә шоколад яки туңдырма алырлык кына акчасы булган кечкенә генә бер малай керә. Малай еламый гына, икесенең берсен һич сайлый алмый. Нельсон малайга ярдәм итә һәм аңа берьюлы икесен дә бирә.

Бу вакыйга кондитерны балалар яраткан шоколадны һәм туңдырманы бергә ничек берләштерергә кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итә. Берничә атна тәҗрибә ясаганнан соң, ул глазурь ягылган туңдырма ясау ысулын уйлап таба. 1922 елның 24 гыйнварында Нельсон бу десертны әзерләүгә патент ала.

 

158 ел элек (1865) Казан шәһәрендә ачык китапханәгә нигез салына

1830 елда Казан шәһәрендә җәмәгать китапханәсе ачылачагы турында карар кабул ителә, ләкин китапханә ачылмый кала.

Китапханә бары тик 1865 елның 10 (24) гыйнварында ачыла. Бу шәһәр халкы өчен зур вакыйгага әверелә, беренче атнасында ук йөздән артык укучыны үзенә җәлеп итә. Ул чорда йортларында шәхси китапханә туплаган зыялылар шактый була, китапханә ачылгач, алар да китаплар тапшыралар. Җәмәгать китапханәсенең көннән-көн үсә, укучыларының арта баруын «Казан губернасы хәбәрләре» газетасы яктыртып, укучыларны китапханәгә тартып тора.

Әлеге китапханә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең башлангычы булып тора.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү