Дәүләт Думасына хезмәт килешүен төзүдәге кимчелекләр өчен 100 мең сумга кадәр штраф салу турында проект керткәннәр

Калуга өлкәсе Законнар чыгару җыены Дәүләт Думасына хәрби учет документларын тапшырмаучылар белән хезмәт килешүе төзегән өчен эш бирүчеләрне штрафка тарту турында закон проектын керткән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Депутатлар Административ хокук бозулар турында кодексның 5.27 статьясына (“Хезмәт законын һәм хезмәткә хокук нормаларыннан торучы башка норматив-хокукый актларны бозу”) өстәмәләр кертүне тәкъдим итә. Закон проекты нигезендә, вазыйфаи затларга – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, эшмәкәрләр өчен – 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр штраф билгеләү тәкъдим ителә.

Моннан тыш документта җитәкченең яки җаваплы затның хәрби учеттагы кешеләрне эшкә алу яки эштән азат итү турында хәрби комиссариатка мәгълүматлар тапшырмаган өчен штрафларны үзгәртү күздә тотыла. Штраф күләмен 5 мең сумнан 25 мең сумга кадәр билгеләү тәкъдим ителә.


Фикер өстәү