Күрсеннәр һәм белсеннәр! «Минем герой» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләдек

Узган елның ноябрь аенда «Ватаным Татарстан» газетасы «Минем герой» бәйгесен игълан иткән иде. Әлеге бәйгенең җиңүчеләрен редакциябезгә кунакка чакырып, бүләкләрен тапшырдык. Яшь укучыларыбыз белән бүгенге геройлар, батырлык турында фикер алышырга да җай чыкты.

«Минем герой» бәйгесен без төрле чордагы Татарстан геройларын данлау, балаларда һәм яшүсмерләрдә тарихи үзаң тәрбияләү, иҗади эшләр ярдәмендә Россия тарихында татар милләтенең урынын билгеләүне күздә тотып башлап җибәргән идек. Бәйгедә төрле яшьтәге бакча һәм мәктәп балалары катнашты.

Нинди генә эшләр кабул итмәдек без! Катнашучылар горурлык хисе тулы сүзләр белән Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары, махсус хәрби операциядә батырлык күрсәткән туганнары, янгыннан курыкмаучы дуслары һәм башкаларның рәсемнәрен, фотосурәтләрен җибәрде. Жюри яшь укучыларыбыздан килгән иҗади эшләр арасыннан иң яхшы унбишен сайлап алды. Ә бәйгенең өч җиңүчесе тавыш бирү юлы белән ачыкланды.

Җиңүчеләр исемлеге:

I урын –  Ильяс Хәйруллин, Чаллыдагы 38 номерлы мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы;

II урын – Әмир Дәүләтшин, Арча районындагы 7 номерлы мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы;

III урын – Дилия Харисова, Кукмара районындагы Байлангар авылы мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы.

Бәйгедә I урын алган бала – «Алиса» колонкасы, II урын яулаганы – заманча колакчыннар һәм III урын иясе штативлы селфи-лампа белән бүләкләнде.

«Синең өчен герой – кем ул?» – дип сорагач, III урынны яулаган Дилия, ике дә уйламыйча: «Минем абыем!» – дип җавап кайтырды. Ул безгә Кукмарада янгын сүндерүче булып эшләүче абыйсы Марс Харисов турында сөйләде. «Бернидән дә курыкмыйча, кешеләрнең гомерләрен коткара ул. Мин аның белән бик горурланам!» – диде Дилия. «Алар фаҗига урынына вакытында килеп җитсә дә, көткән кешегә бик озак тоеладыр инде. Кызганыч, рәхмәт сүзләре урынына,  «Нигә соңга калдыгыз? Иртәрәк килгән булсагыз, мондый хәл булмас иде» кебек сүзләр ишетергә туры килә үзләренә. Кызым белән уйлаштык та, «ВТ» укучыларына һәм сезгә абыебыз турында сөйләргә булдык», – дип сүзгә кушылды Дилиянең әнисе.

II урынны яулаган егетебез, кызганыч, бүләкләү тантанасына килә алмады. Әфган сугышы ветераны – әтисе Әхәт Дәүләтшин белән таныштырган иде ул безне.

I урынны яулаган  Ильяс Хәйруллин махсус хәрби операция барышында Лисичанск шәһәре өчен көрәштә батырларча һәлак булган абыйсы Инсаф Нуруллин турында язган иде. Бәйгедә катнашырга сыйныф җитәкчесе тәкъдим иткән аңа. Ике дә уйламыйча, әтисенең туган ягы – Мамадыш районының Урта Кирмән авылы егете Инсаф абыйсының фотосурәтен җибәрергә тәк

ъдим иткән Ильяс. «Мондый бәйгеләр бик кирәк. «ВТ»га һәм тавыш биргән һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез», – диде Ильясның әтисе.

Без шулай ук бәйгедә шактый тавыш җыйган Балтач егетен – Солтан Сөләйманов һәм аның батыр дусты Кәрим Йосыповны да чакырдык. Кәрим узган язда янгын вакытында кешеләргә ярдәм иткән, югалып калмаган, йортка кереп, мөһим әйберләрен алып чыгарга булышкан. «Кешеләргә ярдәм кирәк булгач, курку турында уйлап тормадым инде», – диде батыр егет. Киләчәктә Кәрим МЧС хезмәткәре булырга хыяллана. Солтан исә мондый дусты булуы белән бик горурлануын әйтте.

– «Минем герой» – без уздырган бәйгеләрнең иң мәгънәлеседер. Кызганыч, бүген, герой, дигәндә, мылтык аскан, танкка утырган һәм, гомумән, хәрби сыйфатларга ия кешеләрне атыйлар. Ләкин геройлар арабызда да бар бит. Кешелеклелек сыйфатларын өстен күрүчеләр күбрәк булса, мылтык тотарга, танкка утырырга мәҗбүр итә торган вакыйгалар азрак булыр иде, – диде газетабыз баш мөхәрриренең беренче урынбасары Илнар Хөснуллин.

Газетабызда батырлар турында һәрдаим язып торучы Фәния Әхмәтҗанова кунакларыбызга язмышларын күңеле һәм каләме аша уздырган геройлары турында сөйләде.

– Тирәнрәк уйлап карасаң, батырлар арабызда яши. Аларны күрә, эшләрен таный белергә һәм онытмаска кирәк. Менә шушы эшкә безнең бүгенге җиңүчеләребез дә беренче адымнарын ясады. Моны мин бик зур тәрбия эше дип саныйм, – диде ул.

Аның фикере белән җиңүчеләр үзләре дә, әти-әниләре һәм укытучылары да килеште. Әлеге җылы очрашуны, бүгенге заман батырлары турында күбрәк сөйләшергә кирәк, дигән уртак фикергә килеп, тәмле чәйләр эчеп тәмамладык.

Лилия Гыймазова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү