«Татмедиа» коллегиясендә: «Басма матбугатка кызыксыну да, таратуга бәйле проблема да бар»

Татарстанда басма мәгълүмат чараларына кызыксыну бар. Шул ук вакытта таратуга бәйле проблема да кала бирә. Бу хакта «Татмедиа» агентлыгының еллык коллегиясендә әйттеләр.

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә,
басма мәгълүматны таратуга бәйле вазгыятьне Россия Почтасының төбәк бүлекчәләрендә эшләүче хезмәткәрләр генә тотып тора.

Шулай да башка төбәкләр белән чагыштырганда республикада хәлләр башкачарак әле. Әмма бу җәһәттән республика әле федераль дәрәҗәдә ярдәм күрми. Бу бигрәк тә милли басмаларга кагыла.


Фикер өстәү