Узган ел Татарстанда гражданнар тарафыннан законсыз төстә товарлар күчерү, 2021 ел белән чагыштырганда, 1,8 тапкырга арткан. Шулай итеп, мондый очраклар 760ка җиткән. Бу хакта журналистларга Татарстан таможнясы җитәкчесе Марат Гәрәев хәбәр итте.
Әлеге закон бозуларның күпчелеге – 266 очрак акча күчерүгә бәйле. Аларның артуын җитәкче акчаны алып чыгу тәртипләренә үзгәрешләр керүгә бәйләп аңлатты.
– 2022 елның 2 мартыннан чит ил валютасын, шулай ук җәмгысы 10 мең доллардан артып киткән акча инструментларын (кәгазь һәм кәгазь булмаган акчалар, банк карталары, акцияләр һәм облигацияләр) Россиядән алып чыгу вакытлыча тыела, – дип аңлатты Марат Гәрәев.
Аның сүзләренчә, пассажирлар доллар белән евроны гына түгел, ә төрле валюталар алып чыгарга омтыла.
– Кайвакыт гражданнар таможня инспекторының дөньядагы барлык акча берәмлекләрен дә валютага тиңләвенә аптырый. Алар фикеренчә, валюта ул – доллар һәм евро гына, – диде ул.
Моннан тыш, коммерциячел партияләрне шәхси максатларда куллану өчен булган товарлар рәвешендә алып керүгә бәйле закон бозу очраклары – өч, алкоголь алып керү – ике, тәмәке алып керү тәртипләрен бозулар 1,5 тапкырга арткан. Болардан тыш, гражданнарның үзләре белән көчле тәэсир итүче матдәләр, корал, тыелган һәм чикләнгән ризыклар алып керергә теләүләре ачыкланган. Әйтик, таможня хезмәткәрләре маркировка узмаган 22 тонна азык-төлекне тоткарлаган. Болар – чикләвекләр, җиләк-җимеш, яшелчә, ярмалар, сырлар һәм киптерелгән җиләк-җимешләр. Марат Гәрәев әйтүенчә, мондый төр товар гадәттә юкка чыгарыла.
Татарстан таможнясы җитәкчесе әйтүенчә, җитештерүчесенең ризалыгыннан башка гына кертелгән товарлар исемлегендә җиһазлар һәм аларның кайбер частьлары иң популярлары булып тора. Ул параллель импорт вакытында бары тик оригиналь товарларга гына рөхсәт ителүен әйтте. Мондый товарлар гадәттә өченче илләр аша кайтарылуына басым ясады.
– Әлеге вакытта мондый тәртип – гадәти күренеш. Бу беренче чиратта безнең предприятиеләр өчен кирәкле җиһазлар һәм запас частьларга кагыла. Бу барысы да рөхсәт ителә. Иң төп шарт – бу товарларның оригиналь булулары, – диде җитәкче.
Шул ук вакытта ул параллель импорт кысасында кертелә торган товарлар арасында ялганнары да очравын әйтте.
– Без контрафакт белән бик кискен көрәш алып барабыз. Алар базарда булырга тиеш түгел. Параллель импорт ул – бары тик оригиналь товар гына, – диде Марат Гәрәев.
Узган ел чик аша күпләп кертелгән товарлар исемлегендә кулланылган чит ил машиналары да бар. 2022 елда Татарстанга шундый 2055 машина кертелгән. Бу – 2021 ел белән чагыштырганда, 15 тапкырга күбрәк дигән сүз. Таможня хезмәткәрләре мондый күрсәткечләрне, санкцияләр кертелү сәбәпле, Россиядә машиналарга бәя арту белән бәйләп аңлатты. Алып керелгән автомобильләрнең яртысы өч ел йөрелгән булуы белән кызыклы. Ә иң популяр маркалар – Hyundai, KIA һәм Toyota. Машиналарның күпчелеген Казахстаннан алып кергәннәр. Моннан тыш, Марат Гәрәев Абхазиядән законсыз машиналар алып керү очраклары артуын да билгеләп узды.
Зөһрә Садыйкова