1 майда Казаннан Красноярскка рейслар ачылачак. Очышлар атнага ике тапкыр булачак, дип хәбәр итә Nordwind авиакомпаниясе.
Татарстан башкаласыннан самолетлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә очачак. Очышның озынлыгы 3 сәгать 45 минут.
Красноярскидан Казанга беренче рейс 2 майга планлаштырылган. Пассажирларны сишәмбе һәм җомга көннәрендә йөртәчәкләр.
Очышлар 189 пассажир сыйдырышлы Boeing 737-800 самолетларында башкарылачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat