Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Алар уртак проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук самбоны илнең спорт төрләренең берсе буларак популярлаштыру мәсьәләләре турында сөйләште.
Моннан тыш, муниципаль берәмлекләрдә самбо секцияләренең эшен оештыру, киләчәктә самбо үсешенә ярдәм итү һәм самбо спорт төренең матди-техник базасын булдыру темалары күтәрелде.
Очрашуда ТР спорт министры Владимир Леонов, ТР фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин, ТР самбо федерациясе президенты Иван Егоров һәм башкалар катнашты.