Канатлар каерылмасын. «Гаилә корганбыз икән, аны сакларга кирәк»

Аерылышуга барып җитмәскә. Гаилә корганбыз икән, аны сакларга кирәк. Әлеге сүзләр Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең еллык коллегиясендә әйтелде. Шөкер, узган елгы саннар сөендерә. Идарә җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина сүзләренә караганда, 2022 елда 27 мең никах рәсмиләштерелгән. 2021 ел белән чагыштырганда, гаилә коручылар саны исә узган ел 11,3 процентка арткан. Аерылышучылар саны 2,1 процентка кимегән.

– Татарстан бала туу күрсәткече буенча да Идел буе федераль округындагы төбәкләр арасында беренче урында тора. 2008 елдан республикада күпбалалы гаиләләр дә артып бара. Үлем очраклары кимү дә сөендерә. 2021 ел белән чагыштырганда, бездә үлем-китем 25,8 процентка кимегән, – ди Гөлшат Нигъмәтуллина.

 Киңәйтелгән утырышта идарә җитәкчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт СоветынаЮлламасында: «Аерылышу өчен судка килеп җиткәнче, гаиләләрне саклап калу өчен ир белән хатын арасындагы бәхәсләрне чишәргә ярдәм итәргә кирәк», – дигәнсүзләрен дә искә төшерде. Аның фикеренчә, гаиләгә кыен вакытта психологлар, суд һәм ЗАГС хезмәткәрләре бергәләп ярдәм итәргә тиеш.

Безне аерылышуның читтән генә башкарылуы да борчый. Узган ел никахларын өзәргә теләүчеләрнең 79 процентының язмышын суд хәл иткән. Бу процесста ир белән хатын катнашып та тормаган. Аерылышуга барып җиткәнсең икән, бу эштә ике як та катнашырга тиеш, – ди ул. – Бу уңайдан районнарда да эшне көчәйтергә, гаиләләрне читтән торып аермаска кирәк. Безнең максат – никахны саклап калу.

Очрашуда ЗАГС эшчәнлегенә, ел буе башкарылган эшләргә дә тукталдылар. Бергә озак еллар яшәгән парларны хөрмәтләү чарасы турында әйткәндә, 70 ел иңнеиңгә куеп атлап барган парларга «Ярату һәм тугрылык өчен» дигән медальләр тапшыру хакында да сүз булды. 2008 елдан бирле бирелүче бу медальгә 1 мең гаилә лаек булган. Ел саен Республика көне уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым 8 ел дәвамында 400 парны кабул иткән. Инде 17 нче кат үткәрелә торган «Нечкәбил» бәйгесе дә гаиләләрне саклауга өлеш кертә.

Утырышта катнашкан Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та гаиләнең әһәмияте хакында сөйләде.Киров авылында яшәүче Сабитовларны бөтен республикага үрнәк итеп күрсәтте ул. Актанышта гаилә тотрыклылыгы юнәлешендә ниләр эшләнә соң? Баксаң,районда 10 елдан артык яшүсмерләргә гаилә кору, анысаклау буенча дәресләр укытыла икән.

Бу юнәлештә милли традицияләр ярдәм итә ала. Элек бер  йортта берничә буын яшәгән, яшьләр өлкәннәрдән тормыш итәргә өйрәнгән. Үзара аңлашу булганда, гаилә тотрыклы була, – диде ул. – Судка кадәр барып җитмәскә кирәк. Проблеманы үзара хәл итәргә дә мөмкин бит.

Быелдан аерылышуны катлауландырып, гаиләләргәаңлату эшләре алып бармакчылар.

Борчу янында яңалыклар да бар. Әйтик, хәзер баланың туу турындагы таныклыгын онлайн да алып була. Электрон таныклыкның беренчесен узган елның 19 сентябрендә Алабугада яшәүче бер гаилә алган да инде. Гөлшат Нигъмәтуллина аңлатуынча, аны алыр өчен,әнисенең Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән булуы кирәк. Гариза биргәч, шәхси биткә электрон таныклык килеп тә җитә. Мондый хезмәттән Баулы, Нурлат, Менделеевск, Ютазы районнарында яшәүчеләр дә файдалана башлаган.

Утырышта Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева ЗАГС хезмәткәрләренә 2022 елда башкарган эшләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Эшегездә матур вакыйгалар күбрәк булсын, – диде ул. – Республикада кияүгә чыгучыларның һәм бәби табучыларның яше борчый. 29 яшьтә соң инде ул. Ничек тә кызыксындыру булырга тиеш. Дәүләт биргән ярдәм чараларын искә төшерегез. Авыл җирлекләрендә бала алып кайткан әниләргә акча бирелә бит. Бу өлкәдә дә эшләргә кирәк. Гаиләләр аерылышыр дәрәҗәгә җиткән икән, алар белән көчле психологлар эшләргә тиеш. Бездә аерылышучылар саны буенча күрсәткечләр начар булмаса да, гаиләләрне саклау юнәлешендә эшне даими алып барырга кирәк. Яшьләр сездән кулга-кул тотынып чыгып киткән кебек, безгә дә кулга-кул тотынып эшләмичәбулмый.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Фото: https://help-point.net/

 


Фикер өстәү