Василий Иванов студент еллары турында: «Укып чыкканнан бирле бер мәртәбә дә очрашкан юк»

25 гыйнвар – Россиядә Студентлар көне. Студент еллары һәркем өчен истә калырлык, елмаеп искә алырлык мизгелләрдер. Шул ук вакытта кешене олы тормышка әзерләүче бер этап та. Ә сезгә кеше гомеренең иң күңелле чоры нәрсәсе белән кадерле?

Василий Иванов, блогер-тракторчы:

– Янил техник училищесында тракторчы-машинист белгечлеге буенча укыдым. Студент еллары барыбер күңелле, рәхәт чак инде ул. Эшлисе юк, әти-әни җилкәсендә, гаилә кору турында да уйламыйсың әле ул вакытта. Тормышны бик җиңел кабул итәсең, бер нәрсә турында кайгырмыйсың. Бергә укыган кайбер малайлар белән сөйләшкәләп торабыз. Тик әле укып чыкканнан бирле бер мәртәбә дә очрашкан юк. Йә вакыт булмый, йә башка сәбәпләр аркасында. Бер очрашып, шул чакларны искә алып, сөйләшеп утырсак, әйбәт булыр иде. Студент тормышы барысына да өйрәтә. Шәһәр – ул авыл түгел, кешеләр белән сөйләшергә, мөнәсәбәт корырга өйрәнәсең. Армиягә китәр алдыннан да бер тәҗрибә булды ул еллар.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү