Александр Шадриков: «Бергә эшләсәк, тәртип булачак»

Су кадере тагын да артачак! Татарстанда 1968 елдан бирле 3133 чишмә-күл юкка чыккан. Югалтуларның сәбәбе  дип, аларны күмеп, төзелеш эшләре башкаруны атыйлар. Бу хакта Татарстан  Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының еллык киңәйтелгән утырышында сөйләделәр.

Тармак министры Александр Шадриков сүзләренә караганда, монда борчылырлык урын бар.  Министр елга нәтиҗә ясап, эшләнгән эшләрне дә барлады,  экологик проблемаларга да тукталды.

– Безне сулыкларның кимүе, пычрануы, су чистарткыч корылмаларның төзелеп тә, тиешенчә эшләмәве, җир асты байлыкларыннан рөхсәтсез куллану, чүплекләр дә бик борчый, – диде ул. –  Күпме генә эшләр башкарылып та, чүпкә бату бу инде төбәк операторларының эшчәнлегенә дә бәйле. Шуларны контрольгә алырга кирәк. Күптән түгел Чаллы шәһәрендә 7 гектарга якын мәйданда рөхсәтсез оештырылган чүплек  табылды. Аның табигатькә китергән зыяны 580 миллион сумны тәшкил итә.

Александр Шадриков чүп турында сөйләгәндә, район башлыкларына да үтенечен җиткерде. Бер җирне матурлап, икенчесендә чүплек ясамагыз, диде ул. Баксаң,  экологлар райондагы вазгыятьне сорап мөрәҗәгать итсәләр, берәү дә беркетмә җибәрми икән. Түрәләр уйлавынча, аларда бар да тәртиптә. Ә менә министр, юк, ди.

– Район башлыклары гаризасы буенча без чистарту корылмалары төзедек. Республикада 174 корылма төзелде. Әмма аларның эшчәнлеге хакында хисап сорагач, безгә 32 районнан бу хакта бернинди җавап килмәде.  Димәк, яшерер нәрсәләр бар.  «Арча» оешмасыныкы кебек. Бу оешмага күпме генә кисәтү ясалса да, ул әле дә сулыкларны пычратуын дәвам итә. Кайсы гына районда эш башкарсалар да, калдыкларын инеш-күлләргә  агызалар, – ди Александр Шадриков. – Уртак тел табып,  табигатькә китергән зыяны өчен, бу оешмага сусаклагыч корылмаларны төзекләндерергә кушылган иде. Әмма  ул аны әле дә үтәмәде. Бу оешма башта инешләрне, аннан Казансу елгасын, хәзер инде Иделне пычрата.

Елгалар дигәннән, быел  Нокса елгасын чистартачаклар. Бу эш  «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысасында башкарылачак. Елганы чистарту һәм яр буйларын төзекләндерү өчен 9,5 миллион сум акча тотылачак.

Җир асты байлыкларыннан рөхсәтсез файдаланучы районнарга да шелтә белдерде  Александр Шадриков.  Республикада  311 файдалы казылмадан файдаланырга мөмкин. Әмма барысы да рөхсәт белән башкарылырга тиеш. Бу өлкәдә тәртип бозучылар шактый. Әйтик, узган ел җир байлыгын урлаучыларга бәйле 12 эш судка җибәрелгән.

Министр башкарыласы эшләргә дә  тукталды. Агымдагы елда ләм басуларын бетерү максаты тора. Шулай ук су астындагы тик ятучы үткәргечләрне дә чыгарырга кирәк. «Иделне савыктыру» программасы да дәвам итәчәк. Әлеге дә баягы эчәргә яраклы су мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк. Александр Шадриков сүзләренчә,  республика районнарында су запасын барлау буенча ревизия башланган.  Экологлар 14 районда 1629 су скважинасын тикшергән инде. Шуларның 1181енең лицензиясе юк. Министр әлеге юнәлештә тәртип салырга кирәклеген әйтте.

Утырышта һава чисталыгын контрольдә тоту, сәнәгать оешмалары белән экологияне бергәләп кайгырту турында да сөйләделәр.

– Республика халкына рәхмәтлемен. Бергәләп эшләгәндә, уңышка да ирешәсең, башкарган эшең дә күренә. Соңгы биш ел эчендә халыктан килгән зарлар 2 тапкыр кимеде. Димәк, без дөрес юлда,  ди Александр Шадриков.

Татарстан Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин министрлык эшен югары бәяләде. «Вода России» бәйгесендә ике ел рәттән 1 урынны алуларын югары дәрәҗәдәге эш нәтиҗәсе дип атады.

– Эре сәнәгать оешмалары күп булган саен, экологиягә игътибар тагын да арта, – ди ул. – Министрлыкның  узган ел башкарган эшләре шактый. Биологик чистарту корылмаларын төзекләндерү, чүплекләрне рекультивацияләү, 50 елдан артык Куйбышев сусаклагычына комачау иткән ләм басуларын бетерү, нефть үткәргечләрен судан чыгару, Самосырово полигогындагы эшләр – болар барысы да илкүләм проектлар ярдәмендә башкарыла.  Чистарту корылмалары да төзекләндерелә. Әмма аның сыйфатлы эшләвен тәэмин итәргә кирәк. Алар экологиягә зыян салмаска тиеш!

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү