Җиде кат уйлап төзергә. Төзүчеләрдән – яңа рекорд!

Төзүчеләрдән – яңа рекорд! Былтыр республикада 3 миллион 93 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Башкалада гына да бер кешегә 29 квадрат метрга якын торак туры килә. Тик бер яктан артса, икенче яктан кимегән. Узган ел республикада ипотека алучылар саны өчтән бер өлешкә азрак теркәлгән. Төзелеш тармагын быел ни көтә? Бу хакта яңа IТ паркта сөйләштеләр.

Башкалада Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының еллык коллегиясе узды. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин да катнашты. Тармак министры Марат Айзатуллин сөйләшүне сөенечле саннардан башлады. Республика төзүчеләре елдан-ел тырышыбрак эшли. Быел да сынатмаганнар әнә. Татарстанда 3 миллионнан артык квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. 9 мәктәп, 3 балалар бакчасы төзелгән, 1 мең 200дән артык ишегалды төзекләндерелгән. Узган ел дәвамында төзелеш тармагына 513 миллиард сум акча тотылган. Алдагы ел белән чагыштырганда, күрсәткеч 100 миллиард сумга диярлек арткан. Татарстан файдалануга тапшырылган торак күрсәткече буенча, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында – беренче, ә ил күләмендә – алтынчы урында. Бүген республикада 213 күпкатлы йорт төзелешендә эш гөрли.

Төзегәнне алучылар булсын берүк. Министр әнә шуңа игътибар итте. Былтыр республикада ипотека рәсмиләштерүчеләр саны 34 процентка кимегән. Марат Айзатуллин фикеренчә, халыкның сатып алу мөмкинлеге саеккан. Хәер, узган ел халыкта өй туе үткәрерлек кәеф тә юк иде. Булган акчаны да саграк тота башлаганнардыр, бәлки. Торак базарына ташламалы ипотека программалары ярдәм итәргә тиеш, дигән ышаныч белдерде министр.

– Ташламалы ипотека программасы 2024 елның 1 июленә кадәр озайтылды. Гаилә ипотекасының шартлары да гадиләштерелде. Моңарчы әлеге программадан 2018 елда һәм аннан соңрак икенче баласы туган гаиләләр генә файдалана алса, бүген 18 яше тулмаган ике баласы булганнар да әлеге хокукка ия, – диде Марат Айзатуллин.

Коллегиядә катнашкан Никита Стасишин киләчәктә ипотекага фатир биргәндә, аны җиһазлап тапшыру мөмкинлеге турында да әйтте. «Һич югы аш бүлмәсендә кирәкле җиһазлар булса, яшәп китәргә җайлырак булачак», – диде министр урынбасары алдагы эшләр турында сөйләгәндә.

Төзелеш тармагына аяк чалырдай тагын бер нәрсә – коммуналь хуҗалык корылмаларының торышы. «Алардан башка төзеп тә булмый», – диде министр. Аның сүзләренә караганда, бүген су белән тәэмин итү һәм су үткәрү челтәрләренең – 32 проценты, ә җылылык челтәренең 35 проценты тузган. Бер бездә генә түгел, ил күләмендә шул хәл. Шуңа күрә дә тармакта 2023–2024 елларга исәпләнгән коммуналь инфраструктураны яңарту федераль программасына зур өметләр баглыйлар. Аның кысасында ил төбәкләренә 130 миллиард сум акча бүлеп бирелер дип фаразлана.

Казанда соңгы биш елда 4,8 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Башкалада торак белән тәэмин итү күрсәткече җан башына 28,7 квадрат метр туры килә. Кеше саен кечкенә генә булса да, бер бүлмәле фатир дигән сүз бу! Казанны алга таба Лаеш һәм Яшел Үзән якларына таба «үстерәчәкләр». Тик хәзерге кебек тегендә-монда төзеп түгел, ә барысын да алдан уйлап эшләячәкләр. Моннан ике ай чамасы элек кенә оешкан «Киңлекләрне планлаштыру институты» директоры Олег Григорьев әнә шул хакта сөйләде.

– Бу – яңа башланган эш, – диде Рөстәм Миңнеханов, мәсьәләгә басым ясап. – Алга таба күп кенә эшләрне башкача алып барачакбыз. Югыйсә кеше йорт сатып ала да, тирә-юньдә ни юлы, ни шифаханәсе юклыгы ачыклана. Төзелеш фирмасы акчасын ала да китә ул, җирле хакимият исә бөтен проблемалар белән берүзе утырып кала. Питрәч, Биектауга гына карагыз. Мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Юкса бернинди юллар да җитмәячәк. Шәһәр яны кызыктыра, әлбәттә. Тик мизгел эчендә балалар бакчасы, мәктәп төзеп куеп булмый. Халыкны яшәгән җирендә юл, балалар бакчасы, мәктәп, шифаханә, эш белән тәэмин итәргә кирәк.

Президент әйтүенчә, без бу эшкә соңга да калган инде. Соң булса да, уң булсын, дигән фикер белдерде Рөстәм Миңнеханов. Яңа оешкан «Киңлекләрне планлаштыру институты» күзәтүче орган булмаячак, дип тә әйтте Президент. Бу эшне бергәләп башкарачакбыз.

Рөстәм Миңнеханов республика төзүчеләренә ирешкән уңышлары өчен рәхмәт белдерде.

– Димәк, тармакта алып барылган эш һәм федераль ярдәм чаралары уңай нәтиҗә бирә, – диде Президент.

Алда торган бурычлар турында да әйтте ул. Аерым алганда, төзелешнең сыйфатына, техник мөмкинлекләренә, биналарны карап торуга игътибарны арттырырга кушты. «Мәсәлән, авылда зур мәдәният йорты төзеп куялар да, эшләргә кеше юк дип, бикләп тоталар. Моннан ни файда?» – диде Рөстәм Миңнеханов.

Никита Стасишин да Татарстан төзүчеләренә уяурак булырга киңәш итте. Ни өченме? Эш шунда ки, быел тармакта ким дигәндә 2 миллион 830 мең квадрат метр торак тапшыру күздә тотыла. «Мин Татарстанда бу күрсәткеч быел да 3 миллион квадрат метрдан артып китәр дип уйлыйм, чөнки күрше Башкортстанда 3 миллион квадрат метр чамасы торак төзергә ниятлиләр», – диде Мәскәү кунагы, уенын-чыны бергә кушып. Мәскәүдән Татарстанга карап торучы элеккеге төзелеш министрлары Марат Хөснуллин һәм Ирек Фәйзуллин алдында сынатырга хакыбыз юк икәненә ишарәләпме: «Сез – тармакта иң яхшылары», – дип тә өстәде.

Коллегиягә кадәр Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында да булды. Биредә ул «Нигезләр» фәнни-белем бирү киңлеге белән танышты.

 

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү