Татарстан Президенты, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик фаразлау төркеме Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркем әгъзалары исеменнән Швеция һәм Нидерландның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчеләренә, әлеге илләрдә Корьәнгә карата вәхшилек гамәлләрен гаепләп, хатлар юллады.
«2023 елның 21 гыйнварында – Стокгольм шәһәрендә һәм 2023 елның 23 гыйнварында – Гаага шәһәрендә Корьәнне мәсхәрәләү буенча коточкыч вәхшилек гамәлләре булды.
Россиядә – ә ул дөньяның ислам цивилизациясе тарихына Корьән бастыру үзәкләреннән берсе буларак кереп калган – бу гамәлләр мөселманнарны гына түгел, башка дип вәкилләрен дә шок халәтендә калдырды. Илебез дөньядагы традицион диннәрнең гореф-гадәтләрен кадерләп саклап килгән бер мәлдә, мәгърифәтле дип саналучы Европа үзәгендә Изге Китапны, бөтен кешелеккә иңдерелүен онытып, ачыктан-ачык мыскыл итәләр.
Цивилизацияле дөньяда күршеләрнең дини хисләре, аларның мәдәни традицияләре һәм диннәре хөрмәт ителергә тиеш. Теләсә кайсы нормаль җәмгыятьнең төп кыйммәте шуннан гыйбарәт.
Читләрнең рухи кыйммәтләрен һәм әхлакый нигезләрен аяк астына салып таптауга юл куйган сүз һәм гамәл иреге теләсә кайсы җәмгыятьне җимерердәй җитди куркыныч булып тора. Динне мәсхәрәләүгә юл куйган цивилизацияне, иртәме-соңмы, әхлакый яктан таркалу һәм җимерелү көтә. Кызганычка, Швеция һәм Нидерландтагы әлеге вакыйгалар дин тотучыларның хисләрен кимсетүнең дәвамына гына әйләнде.
Әлеге коточкыч гамәлләрне хакимияттәгеләрнең дәшми генә хуплавы, хокук саклау органнарының битарафлыгы чиктән тыш зур борчу тудыра.
Изге китапларны мәсхәрәләүне берничек тә аклап булмый. Бөтен дөнья мөселманнарын мыскыллау, диннән көлү, демократия һәм гомумкешелек кыйммәтләре белән бернинди дә уртаклыгы булмаган ксенофобия акты бу.
Без – «Россия – Ислам дөньясы» стратегик фаразлау төркеме әгъзалары, бөтен дөньядагы миллионнарча мөселман белән бергә телгә алып үтелгән мыскыллау гамәлләрен гаеплибез һәм мондый коткыларга, һичшиксез, юл куелмаска тиеш, дип саныйбыз», – диелгән хатларда.