Йолдызнамә | 23 – 29 гыйнвар

Кучкар (21.03 – 20.04) Кызыклы танышулар, серләр ачылу, нәтиҗәле хезмәттәшлек атнасы. Иң мөһиме – боларның барысы да диярлек керем арту белән төгәлләнәчәк. Көнкүрештәге бер мәсьәлә, башта бик каты ачуыгызны чыгарса да, бик уңышлы хәл ителәчәк.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Дәрәҗәле танышларыгыз ниятләнелгәннәрне чынга ашыруга булышыр. Зур гына акыл көче кирәк булган бер эшне менә дигән итеп ерып чыгарсыз. Ял көннәрендә хәерле хәбәрләр ишетерсез.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Теләкләрегез җиңел генә үтәлер, эшегез чын мәгънәсендә канәгатьлек хисе китерер. Тирәгездәге кайбер кешеләрнең тормышына үзгәреш җиле үтеп керү сезнең файдага булыр: күптәнге хыялларыгыз чынга ашар.

Кысла (22.06 – 22.07) Гадәттән тыш уңышлы чор. Бик күпкә ирешерсез, хәтта карьера баскычыннан югарыга үрмәли башларсыз. Бөтенләй уйламаган җирдән акча керер, соңгы араларда какшабрак киткән сәламәтлегегез, кәефегез бермә-бер яхшырыр.

Арыслан (23.07 – 23.08) Кайбер эшләрегезне яңадан башларга туры килер. Өстәвенә әле үз көчегез һәм мөмкинлекләрегезгә генә таянырга кирәк булыр. Ләкин хафаланасы юк: барысы да әйбәт килеп чыгар. Атна ахырында әле саллы гына күләмдә акча да кереп куяр.

Кыз (24.08 – 22.09) Бер мөһим яңалык ишетеп сөенерсез. Дәртләнеп куярсыз, яңа планнар төзи башларсыз. Җитәкчегездән моңарчы күрелмәгән мактау сүзләре ишетерсез. Тикмәгә генә түгел, әлбәттә!..

Үлчәү (23.09 – 23.10) Итагатьле, мөлаем булуыгыз тормышыгызда четерекле бер мәсьәләне җайлы гына башкарып чыгуга ярдәм итәр. Атна уртасында куелган бурычлар искиткеч дәрәҗәдә уңышлы хәл ителер. Ял көннәрендә кирәкмәгән кешеләр белән танышудан сак булыгыз: начаррак эшләргә тартып кертүләре бар.

Чаян (24.10 – 22.11) Көтмәгәндә генә акчалы эш урыны тәкъдим итәрләр. Икеләнеп калмагыз – ризалашыгыз, һич үкенмәссез, дип өйрәтмәкче йолдызлар. Атна ахырында сөенечле яңалыклар бер-бер артлы ява башлар.

Укчы (23.11 – 21.12) Баштанаяк эшкә күмелерсез. Әлбәттә, мондый шартларда сабырлык, тырышлык кирәк. Әмма әҗере дә шәп булыр шул! Туганыгыз бик күңелле яңалыклары белән сөендерер.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Акыллы һәм зирәк булып, эштә коллегагызга юл куегыз әле. Моннан сез отачаксыз гына! Күптәнге дусларыгыз белә очрашу финанс күзлегеннән караганда үтә дә файдалы булып чыгар.

Сукояр (21.01 – 19.02) Шәхси тормышыгызда үзгәрешләр булыр шикелле. Куркасы юк: уңай үзгәрешләр бу. Кыюлыгыгыз нәтиҗәсендә менә дигән уңышка ирешеп куярсыз.

Балык (20.02 – 20.03) Нәрсәнедер табарга, нәрсәнедер югалтырга мөмкинсез. Тегесе дә, монысы да. үзегезгә файда гына китерәчәк. Кыенлыклар, ниһаять, узганда калып, эшләрегез көйләнәчәк. Сәламәтлегегез дә күзгә күренеп яхшырачак.


Фикер өстәү