4 казанлы танылган ресторанда ашаганнан соң хастаханәгә эләккән

Төшке аштан соң Казанда Щапов урамындагы «Марусовка» ресторанында 4 кеше агуланган. Роспотребнадзорда хәбәр итүләренчә, килүчеләр пашот йомыркасы (пешеп бетмәгән) ашап сальмонеллезны эләктергән. Бу хакта «Казан фест» яза.

Тикшерүчеләр ресторанга ревизия белән килгән һәм санитар нормаларны бозуны ачыклаган. Хәзер бина ябык-анда производствода су юк дип әйткәннәр. Ләкин рәсми мәгълүматлар буенча, моның сәбәбе гади — санитар көн. Ресторанда тикшерүләр турындагы сорауларга берничек тә җавап бирмәгәннәр.

Зыян күрүчеләрнең берсе авокадо, лосось һәм ике пашот йомыркасы, капучино белән төшке аш ашавын әйткән:

— Шул ук көнне кич белән мин дустым да хәлсезләнгән. Балаларга йокмасын өчен әти — әниләр аларны шунда ук үзләренә алып киттеләр, — дип сөйләгән ул.

Хатын-кыз 40 градуска кадәр температура белән 5 көн өйдә яткан.


Фикер өстәү