Песков Подолякның Мәскәү һәм Санкт-Петербургка һөҗүм итү мөмкинлеге турында белдерүенә карата фикерен әйткән

Президентның матбугат секретаре әйтүенчә, Киев режимы терактлар оештыра, берни белән дә исәпләшми икән, Россиянең үзен-үзе саклау юлына басуының дөрес булуын раслый бу. Дмитрий Песков Украина офисы башлыгы Михаил Подолякның, Киев Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Екатеринбургка һөҗүм итү мөмкинлеген карый, дип белдерүенә карата шундый фикерен җиткергән. Бу хакта ТАСС яза.

“Кичә без сезнең белән Украина режимының, Киев режимының террорчылык актларын оештыруга, шул исәптән Мәскәү янында Дарья Дугинанның гомерен өзүгә китергән коточкыч терактка катнашы булуын искә төшердек. Киев режимының берни белән дә исәпләшмәве ап-ачык күренеп тора. Бу исә Россиянең үзен-үзе саклау юлына басу ниятенең дөрес булуын раслый”, – дигән Кремль вәкиле.

Алдагы көнне Песков, Киевнең Дарья Дугинаны үтерүдә һәм шундый башка җинаятьләрдә катнашы булуы Россиядә яшәүче башкаларга да һөҗүм итү ихтималы турында сөйли, дип белдергән. Ул Украина һәм АКШның “Вагнер” шәхси хәрби компаниясенә нигез салган Евгений Пригожинга һөҗүм итү буенча план корулары турында хәбәрне шулайрак аңлатып үткән.


Фикер өстәү