Бәяләр, сез кая барасыз?

Инфляция-дефляция мәсьәләләре рәсми җитәкчелекне дә, гади халыкны да гел борчып тора. Миңа бер нәрсә ошый: соңгысы – халык дип атала торган массалар – үткән елгы март паникасыннан соң бәяләр күтәрелешеннән үрсәләнми, товар җыеп калыйм дип ашыкмый башлады. Кулланучылар ваемсызлыгы бик яхшы нәрсә ул, чөнки бердәм рәвештә кибетләрне штурмлау товар хакын берничә тапкыр күтәрә. Сәүдәгәрләр файда күрә, кулланучылар оттыра. Шуңа күрә бәяләр күтәрелү турындагы фейкларның артында, чынлыкта, сәүдә мафиясе тора. Кесә калынайту өчен вазгыятьне шулар оста файдаланалар.

Уртача инфляция турындагы саннар тормышның матди дәрәҗәсе турында бик аз нәрсә сөйли. Бердән, бәяләрнең уртача күрсәткечен чыгару – бик мөшкел эш. Мәсәлән, авылдагы ике кибеттә бәяләр ике төрле, кайбер товарларның бәясе хәтта ике тапкыр диярлек аерыла. Әйтик, син товарны кыйммәтле кибеттән алгансың икән, уртача бәя синең кесә хәлеңне аз гына да җиңеләйтми. Эш шуның белән катлаулана: кайсы кибеттә кайсы товарның ни бәядә торуын белү артык зур мәшәкать сорый. Ике кибет арасында чабып, бәяләр чагыштырып йөреп булмый бит инде. Шуңа күрә: «берәү алдый, берәү алдана» дигән Тукай формуласы – базар өчен котылгысыз нәрсә.

Хәзерге азык-төлек бәяләре арасында инфляция давылларына бер дә исе китми торган бер продукт бар: ул – бал. Моннан бик күп еллар элек тә балның бер банкасы (якынча дүрт килограмм) 1500 сум йөри иде. Хәзер дә шулай. Әмма күпкә арзангарак та табып була. Соңгы көннәрдә генә бу юлларның авторы банкасын 1000 сумнан гына 3 банка бал алды. Килосы 250 сум дигән сүз бит инде бу. Күләм чикләнмәгән, бер тонна алырга була, сыйфат тел-теш тидерерлек түгел. Чагыштырыгыз: Татарстанда шикәрнең хәзерге көндәге уртача бәясе – 64 сум 17 тиен. Иң кыйммәтле шикәр Кайбыч районында – 74 сум 91 тиен. Зәй районында иң арзанлы шикәр – 57 сум 59 тиен. Шикәрнең уртача бәясен ничек чыгарасың һәм ул уртача бәядән кайбычлыларга ни файда бар? 2022 ел гыйнварында, махсус хәрби операция безнең әле төшкә дә кермәгәндә, Татарстанда шикәрнең уртача бәясе 55–57 сум торган. Ул чакта Тәтеш районында шикәрне 53–54 сумга гына сатканнар. Бал турында яза идем бит әле. Бал бәясе махсус хәрби операциягә дә, шикәр бәяләренә дә, инвесторларның пестицидлар белән кортларны бердәм рәвештә агулап үтереп бетерүләренә дә карамастан тотрыклы кала. Бу феноменны өйрәнеп, нәтиҗә ясарга теләүче берәр икътисадчы, маркетолог булырмы икән? Әйтик, өйрәнәсең дә, базар өчен уртак бер формула чыгарасың. Шул формуланы сәнәгать товарларына кулланасың, аннан авыл хуҗалыгы өлкәсенә дә кертәсең. Киресенчә эшләргә ярамый, чөнки авыл болай да бал формуласы белән эшли: алтыга ала бишкә сата. Монда бер нәрсәне искәртергә кирәк: авторның сәнәгать товарларына карашы чиновникларныкына һәм икътисадчыларныкына караганда төптән аерыла. Әйтеп карагыз әле: ипи авыл хуҗалыгы товарымы, сәнәгатьнекеме? Берсүзсез сәнәгатьнеке. Авылныкы булса, аның бәясе ашлык бәясе төшүгә түбәнгә китәр иде. Яңа Россия тарихында кайчан да булса ипигә бәя төшкәнне ишеткәнегез-күргәнегез бармы сезнең? Ак сакалымны тотып әйтәм, минем – юк. Сөт тә шулай ук – сәнәгать товары. Авылныкы булган өлешенә бәя бик түбән аның, җәйгә таба төшә дә. Чиновниклар аны, үзкыйммәте җәен түбән була, дип аңлатмакчы булалар. Ләкин алар бер нәрсәгә җавап бирмиләр: ни өчен кибеттә сөт җәен арзанаймый соң? Быел бездә сөтнең сатып алу бәясе кышка таба арзанайды. Үзкыйммәт түбәнәйдемени? Әйе, әйе, дөрес әйтәсез, ашлыкка бәя төше, әмма печәнгә күтәрелде. Әмма икътисадның сәнәгать дигән тармагында бәя үзкыйммәт белән йөрми ул. Базарда андый төшенчә юк: анда ихтыяҗ һәм тәкъдим итү дигән нәрсә бар, бәяне шул билгели. Хакимиятнең икътисад һәм планлаштыру өчен җаваплы чиновниклары, минем уйлавымча, менә шул ике нәрсәне баланслаштыру белән шөгыльләнергә тиешләр. Әйтик, инвесторлар табарга, сәүдә нокталарын арттырырга, көндәшлекне тәэмин итәргә.

Ипи дигән сәнәгать товары мисалында Татарстан районнарында хәл ничек тора, шуны карыйбыз, әйдә. Чагыштыру өчен кара ипи – арыш-бодай оныннан пешерелгән икмәк бәясен алабыз. Бер килограмм кара ипи бәясе Биектауда – 76 сум 43 тиен. Шушы урында туктап әйтеп үтим әле: ипи бәясе турында язгач, газета хәбәрчесенә чиновниклар шалтырата кайчак: «Каян алдың ул бәяләрне?» – дип әйтәселәре килә. Хөрмәтлеләрем, Татарстанда атна саен базар бәяләрен мониторинглап баручы хезмәт бар һәм аның таблицалары һәр район хакимиятенең социаль мәсьәләләр өчен җаваплы хезмәткәрләренең өстәлендә ятарга тиеш дип фикер йөртәм мин үзем. Шулай булмаса, сез социаль мәсьәләләрне ничек хәл итәсез соң инде? Сүз ипи бәясе турында бит әле. Зәй районында кара ипи бәясе килосына 51 сум 23 тиен генә. Мәгълүматлар быелның 18 гыйнварына. Мөслим, Алабуга, Азнакай, Бөгелмә, Алексеевск, Минзәлә, Әгерҗе районнарында ипи арзан йөри, Казанда, Түбән Кама, Әлмәт, Чирмешән, Чистай, Буа районнарында – кыйммәт һәм бәяләр бик кискен аерыла. Ипи – социаль әһәмиятле продукт, кара ипине аз керемле пенсионерлар ала. Аларның пенсиясе бар районнарда да бер төсле. Бик җитди мәсьәлә бит, уйлап карасаң. Әйе, әйе, районнар арасында он бәясе дә бик нык аерыла. Теләчедә бер килограмм югары сортлы бодай оны – 62 сум 05 тиен, Баулыда – 38 сум 24 тиен. Әмма Баулыда ак ипи иң арзанлысы түгел. Димәк, ипи бәясен билгеләүдә он бәясе беренчелекне тотмый. Ак ипи дигәннән, аның да иң кыйммәтлесе Биектау районында. Килосы – 112 сум 99 тиен. Бу Ютазыдагы ак ипи бәясеннән ике тапкыр диярлек кыйммәт. Ютазы оны белән Биектау оны арасында бәя аермасы алай ук зур түгел. Бер килога 5 сумга да тормый. Биектауда бер кило ак он 50 сум 8 тиен тора. Автор үз куллары белән эшләп карап белә: бер кило оннан өч кибет ипие пешереп була. Рәсми рәвештә бер кило оннан бер кило 400 грамм ипи пешерелә дип санала. Практикада ипи аннан да авыррак килеп чыга. Әйтеп карагыз инде, ипи бәясе үзкыйммәткә бәйле, дип. Бу очракта салымнарга бәйләп тә аңлатып булмый, чөнки бар җирдә дә салымнар бердәй.

Үткән ел ашлык кыйммәтрәк иде, әмма он быелгыдан арзанрак йөргән. Икмәк тә арзанрак булган әле. Бәяләр үсәргә бернинди дә сәбәп күренми шикелле. Әйе, чыгымнар арта инде ул. Энергия чыганаклары кыйммәтләнә. Хезмәт хакларын да үстерми булмый. Моннан бик күп еллар элек бер популяр газетаның штаттан тыш популяр авторы: «Бәяне ник күтәрәсез?» – дип энергетикларга шалтыратуын язган иде. Алар нәрсә дип җавап биргәннәр дип уйлыйсыз? «Ипи бәясен карагыз, ипи бәясе күтәрелгәндә, без ач утырыйкмы?» – дигәннәр. Шуннан автор ипи бәясен чагыштырып караган да шаккаткан: шуның бәясе паровоздан алда чаба икән.

Бездә икътисадчыларның бик зур армиясе эшли. Бюджеттан финансланучы икътисад мәктәпләре дә җитәрлек, мәгълүмат базарында үз көчләре белән акча табучылар да буа буарлык. Тик алар никтер я уртача инфляция исәпләү белән генә шөгыльләнәләр, я финанс спекуляцияләре ясарга өйрәнү һәм өйрәтү белән мавыгалар. Ә реаль икътисадның табышка да эшли торган, бәяләрне дә йөгәнли торган моделен булдыру турында уйлаучылар юк. Югыйсә бер-берсеннән кул сузымы гына ераклыкта булган районнар арасында икмәк бәясенең дистәләгән процентлы аермасыннан котылу өчен әллә ни күп тә кирәкми шикелле. Бәяләр иң түбән булган райондагы шартларны тудырасың, бары шул гына.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү