Дәүләт Думасы депутаты АКШ белән Германия Украинага танклар биргәннән соң, махсус хәрби операция статусын үзгәртергә тәкъдим итте

Дәүләт Думасына Кырымнан сайланган депутат Михаил Шеремет, АКШ һәм Германия хөкүмәтләренең Украинага танклар бирү турында карарга килүләре сәбәпле, махсус хәрби операция (СВО) статусын үзгәртергә тәкъдим иткән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Агентлык мәгълүматларына караганда, Шеремет махсус операция статусын тәгаен генә нинди статуска үзгәртергә тәкъдим итүен аңлатмаган. Шул ук вакытта ул Украинага үтергеч корал китерелүенә юл куелмаска тиешлеген басым ясап әйткән.
“Илебез алдындагы яңа кыенлыклар һәм сынауларны исәпкә алып, Украинадагы махсус хәрби операция статусын үзгәртү мәсьәләсен карарга кирәк, дип уйлыйм. Андагы хәлләр гадәти хәрби конфликт кысасыннан чыкты инде. Махсус хәрби операция статусын үзгәртү ил икътисадын хәрби юнәлешкә күчерү һәм бөтен мөмкинлекләрне гомуми җиңүгә туплау мөмкинлеге бирәчәк”, – дип аңлаткан депутат.


Фикер өстәү