Депутатлар республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында законны беренче укылышта кабул итте

Дәүләт Советы депутатлары республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында законны беренче укылышта кабул итте. Гомумән, республика Төп законы статьяларының яртысына төзәтмәләр кертелгән. Иң мөһим үзгәреш – Татарстаннның югары вазыйфаи заты атамасы “Татарстан Республикасы Башлыгы –Татарстан Республикасы Рәисе” булачак.

Депутат Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, республика Конституциясенең 60 статьясын үз эченә алган 6 бүлеккә үзгәрешләр кертелә. “Моннан тыш закон проектында 2 яңа статья каралган. Республика Конституциясендәге 25 норманың үз көчен югалтуын тану тәкъдим ителә”, – дип аңлатып үткән депутат.

Аның әйтүенчә, Татарстан Конституциясенә яңа редакциядәге төзәтмәләрдә, төзәтмәләр кабул ителүгә үк, республиканың гамәлдәге югары вазыйфаи заты атамасының “Татарстан Республикасы Президенты”ннан “Татарстан Республикасы Башлыгы –Татарстан Республикасы Рәисе”нә үзгәртелүе күздә тотылган.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикер алышуларсыз гына закон проекты буенча тавыш бирергә тәкъдим иткән. Тавыш бирүдә барлыгы 85 депутат катнашкан. 76 сы – закон проектын яклап, 8е – “юк” дип тавыш биргән, 1 депутат бер якка да кушылмаган.


Депутатлар республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында законны беренче укылышта кабул итте” язмасына фикерләр

Фикер өстәү