«Ватаным Татарстан» язылучылары арасында бүләк уйнатты: җиңүчеләр билгеле (ВИДЕО)

Сез дә көткәнсездер, без дә бик көттек. Абунәчеләребезгә дип әзерләгән бүләкләребезнең ияләре билгеле булды. Уенга катнашырга теләк белдереп 43 районнан 986 укучыбыз үзләренең квитанцияләрен җибәрде.

Билгеле булганча, квитанцияләрне электрон почта, «Ватсап» һәм почта аша конвертларда кабул иттек. Һәркайсын теркәп, номер сугып, әрҗәгә сала бардык. Бүләк отучылар гадел итеп, жирәбә юлы белән билгеләнде.

Менә безнең бүләк ияләре:

мультиварка – Кукмара районының Зур Сәрдек авылыннан Гөлнара Хәсәнова;

микродулкынлы мич – Зәй шәһәреннән Рәмзия Хәбибуллина;

суыткыч – Саба районының Олы Кибәче авылыннан Әнисә Гатиятова.

Бүләкләрне тапшыру вакытын хәбәр итәчәкбез.

Бүләк отучыларның 89179270040; 8 843 222 09 65 номерлары аша редакциягә шалтыратуларын сорыйбыз.

 


Фикер өстәү