Бәхетле бул, бала… (Хикәя)

Йокыдан күтәренке кәеф белән уянды Зөлфирә. Күзен ачуга, Аллаһы боерса, бүген улым кайта бит дип, җаны-тәне белән сөенеп, урыныннан кузгалды. Гадәт буенча, исән-сау йоклап торуына, тыныч-имин төннәргә шөкер итеп, хәерле көннәр туган булсын, хәерле хәбәрләр генә ишетергә насыйп булсын дип, теләкләрен теләргә дә онытмады.

Яше олыгаеп барса да, әле сәламәтлектән зарланмый. Аягы-кулы йөреп тора, вак-төяк сызланулар, авырту-сырхаулар булып торса да, «Яшең алга баргач, булыр инде ул», – дип, үзен  юата. «Әни, әйдә инде безнең белән», – дигән балаларына да, көчем беткәч, үзем әйтермен, әлегә үз өемдә үз көемә яшим, дип, ипләп кенә кире кагып килә.

Ике улы инде гаиләле. Төпчеге Раил дә утызын тутырып килә. 40ны үткәч тапкан Раиле нәкъ әтисе Камилнең күчермәсе. Төс-кыяфәте, холкы белән дә. Әтисен өлкәннәр сөйләгән буенча гына белеп үссә дә, гаҗәп менә, Раил бөтен гадәте белән аны кабатлый. Бөтен эшкә кулы ятып тора. Ул йөрешләре, сөйләшүләре дисеңме…

Мәктәптә бик җиңел укыды, әнисенең йөзен кызартмады. Аттестатында «бишле»ләре күбрәк булса да, мәктәп тәмамлагач, берәр һөнәр алам да, авылда калам, сине ялгыз калдырып китмим дигән иде. Зөлфирә аяк терәп каршы торды: укыйсың. Мин әле көчемдә. Сау-сәламәт. Атна саен кайтып йөрерсең. Авыр эшләрне кайткан-киткән арада эшләрсең. Син генә түгел бит, абыйларың, аларның гаиләләре дә бар. Алар да кайтып тора…

Соңгы курста улларын зур бер заводка практикага җибәрделәр. Дүрт айлык практикада ул андагы кешеләр белән дуслашып бетте. Диплом алуга, үзебезгә кил, эшкә алабыз, дисәләр дә, улы тагын авылга кайтам дигән иде. Зөлфирә: «Әлегә эшләп тор. Мин ялгызым яши алмый башлагач кайтырсың», – диде. Улының күңелен күрер өчен генә әйтте инде ул бу сүзләрне. Унике йортлы авылга кайтып, әллә ниткән катлаулы замана җиһазларын көйләүче инженер дипломы белән нишләр ди ул?!

Ике арага тузан кундырмады анысы Раиле. Атна саен кайтмый калмады. Акчага да тилмертмәде, әйбер эзләп тә, эшләргә кеше эзләп тә йөрмәде Зөлфирә. Раил Казаннан торып та атна уртасында да аның тормышын алып бара иде. Абыйлары гаиләле булгач, өйне, әнисен карау миңа күбрәк тиеш, дип тырышты. Әле менә бер ай элек Мәскәү өлкәсенә командировкага җибәрделәр үзен. Моңа кадәр атна саен күрешеп торгач, бер ай бер гомер кебек тоелды Зөлфирәгә. Телефоннан көнгә әллә ничә тапкыр сөйләшсәләр дә, кара-каршы утырып сөйләшүгә җитәмени соң?!

Әнә улы кайтып та җитте. Шулай гадәтләнде ул: капка төбенә кайтып туктый да машинасын: «Ә-ни, мин кайт-тым», – дип, өзек-өзек кычкыртып ала. Раилнең кычкыртуын башка бер генә машина тавышы белән дә бутамый Зөлфирә. Машинасы «пип-пип» дип кычкырса да, әни кешегә ул талгын гына кычкырту: «Ә-ни, мин кайт-тым», – дип ишетелә. Раил үзе шулай дип кычкыртам ди ләбаса. Капканы ук ачып көтмәсә дә, өйдә үзен көткәннәрен белсеннәр дип,Зөлфирә улы эштән чыгар вакыт җитүгә, болдыр башындагы утны яндырып куя. Заманча прожектор бөтен ишегалдын тутырып, улы кайтышка бәйрәм рухы биреп тора.

– Мине бу өйгә кертәләрме икән инде дип кайткан идем, элеккечә үк көтәләр икән әле, име, әни!.. – Машинасының ишеген дә япмыйча, әнисен кочагына алган улы шулай диде. – Сагынып беттем, әниии…

– И, улым, минем кадәр үк сагынмагансыңдыр әле, – димәкче иде Зөлфирә. Тик улы эшен ташлар да авылга кайтыр, гел борчылып яшәр дип шикләнеп: «Сиздем мин аны. Мәскәү тирәсендә бер кечкенә малай әнисен сагынып еламсырап йөри иде», – дип, шаяруга борды.

– Самолеттан төшүгә кайтмаганга үпкәләмәгәнсеңдер бит, әнкәй? – Игътибарлы улы әнисе йөзендәге кичерешләрне күрми кала димени.

– Юк ла инде, улым. Төшүгә шалтыраттың, эшеңә кереп чыгуга, кайтырга чыгам, чәеңне куя тор, дидең… Хәбәреңне, кайдалыгыңны белеп торгач, бик риза инде мин. Әйдә, юлдан кайткач ашамаган да бит син, ашым пешкән, чәем кайнаган… Өйгә кергәч сөйләшербез калганын.

Зөлфирә улы кочагыннан чыгарга талпынгандай итсә дә, Раил аны никтер тиз генә җибәрмәде, тагын да җылырак итеп, йомшак кына кысып кочаклап куйды. «Чыннан да сагынгааан. Минем кебек», – дип уйлады Зөлфирә. Тик бу уйларын куып җибәрергә ашыкты, болай да күңеле менә тулам, менә түгеләм дип тора. Сөенече, сагыну сагышы барысы бергә кушылып, күңеленең астын өскә китерә ләбаса.

Студент чактан өйгә буш кул белән кайта белмәгән улы, эшли башлагач, әнисен тәм-том белән дә, кирәк-ярак белән дә гел сөендереп торды. Менә бу юлы да: «Монысы – Мәскәү күчтәнәче, болары – Казанныкы», – дип, әллә никадәр тәм-том чыгарып өйде. Көннәр кышка бара, аякларың туңмасын дип, йомшак мамыктан бәйләнгән матур оекбашларын киертеп үк куйды. «Башка чакта алып кайткан әйберләрен кулыма гына бирә иде, сагыну күңелен тагын да нечкәрткән балакаемның», – дип сөенде ана йөрәге.

Аш өстәле янына кара-каршы утыргач та, Зөлфирә улының текәлеп-сөеп караган күз карашын тоеп-сизеп торды. Үзгә, бөтенләй башкача карый иде ул. Дөрес, моңа кадәр дә ана җанлы, бик миһербанлы бала булды. Төпчек булгангадыр да, әнисе янында бөтерелеп үсте. Зур үскәч тә әнисен борчымас, сөендерер өчен тырышты. Тик бүген ул бөтенләй башка төрле иде.

Зөлфирәнең йөрәге кинәт ашкынып тибә башлады. Улыма нидер булган. Нидер әйтәсе бар кебек. И, Раббым, борчулы хәбәр генә булмасын. –  Эче тулы ут булса да, улы үзе сүз башламыйча, берни сорамады, түзде әни кеше.

Гадәттәгечә, тамак туйдыргач, ана белән бала залдагы диванга күченде. Аларның иң яраткан урыны ул. Мәктәптә укыган чакта да, студент вакытта да, әле дә шунда утырып, озаклап, тәмләп гәпләшергә яраталар.

– Әни, хәтерлисеңме, мин сиңа бер вакыт элекке группадаш кызның гаиләсе белән авариягә очраулары, әнисенең үлүе, үзенең бик күп операцияләр кичерүе турында сөйләгән идем. Күптән күргәнем юк иде, бүген аэропортта шуның белән очраштык. «Себергә күченеп киттем. Монда яши алмадым. Әнисез бик авыр булды, – ди. – Авылга кайтсам, бөтен нәрсә әнине хәтерләтә, елап, тилерер хәлгә җитәм, зиратка барсам, алып кайта алмыйлар… Аптырагач, авылга кайтмый кара, диделәр. Казанда да үземә урын таба алмадым. Туганнарым Себергә алып китте. Ике елдан соң беренче тапкыр кайтам. Өйдә әни көтәдер кебек тоела… Белмим… ничекләр әнисез өйгә кайтып керермен… Әниеңне сакла, ярат, кадерлә», – дип, үзәкләремне өзде…

…Менә нәрсәдә, менә кемдә икән хикмәт, дип нәтиҗә ясады Зөлфирә. Ул инде әлеге миһербанлы кызны яратып та өлгергән иде бугай. Бер сөйләшүдә улының күңеленә күпме наз, күпме җылылык тутырган лабаса! «Безгә насыйп килен булсаң, мин сиңа «кызым» диярмен», – дип куйды ул күңеле белән.

Тик, әнисенең күңелендәгесен сизгән кебек, улы: «Кияүгә чыга ул, үзе генә түгел иде, булачак ире белән дә таныштырды… Әтисенең фатыйхасын алырга кайтышы… Һәм… әнисенекен дә…» – диде.

– Бәхетле бул, бала! – Зөлфирә бу сүзләрен инде уйлап кына калмады, бар йөрәге белән, әниләрдә генә була торган ихлас бер җылылык белән кычкырып әйтте. Күңеле, йөрәге генә түгел, бу минутларда аның һәр күзәнәге исеме дә билгеле булмаган таныш түгел кызга бәхет тели иде…

Гөлсинә Хәбибуллина  


Фикер өстәү