Кире сүз иреге: исламның дошманнарына аны җиңү өчен Китап яндырып мәшәкатьләнергә кирәкми иде

Стокгольмда Даниянең Stram Kurs (Катгый курс) ультрауң партиясе лидеры Расмус Палуданның Коръән яндыру акциясе бөтен дөньяда зур яңгыраш тапты, гауга чыгарды. Сәяси момент шундый иде: Швеция НАТОга керергә тели, әмма аның бу омтылышына Төркия аяк чала. Юк, Әнкарада шведларның Төньяк Атлантик альянска керүенә принципиаль каршы түгелләр үзе, әмма шарт куялар: көрд террорчыларын яклауны туктатырга, илдә качып яшәүче экстремистларны Әнкарага тапшырырга. Шведлар бу таләпне үтәргә бик ашыкмадылар, үз законнарының моңа каршы булуын әйтеп акландылар, ләкин Әрдоган каты торды. Акрынлап булса да төрекләрнең таләбен тормышка ашырмыйча мөмкин түгел иде.

Төркиянең НАТОда тоткан урыны бераз үзенчәлеклерәк. Нигездә Көнбатышның либераль идеологиясен тоткан дәүләтләрдән торган блокта күпләп мөселманнар яшәүче илгә бераз читрәк итеп карау яши. Хакимияттә Әрдоган торган елларда төрек җәмгыятендә тектоник үзгәрешләр старт алды: мөселманнарның кайчандыр юкка чыгарылган хокуклары торгызыла башлады. Төрек хатыннары яулыктан йөрү хокукын кайтардылар, ислам мәчет стеналарыннан урамга да чыга башлады. 2016 елгы хәрби түнтәрелеш уңышсызлыкка очраганнан соң, төрек секуляристлары, ягъни диннең дәүләттән аерылуын куәтләүчеләр көрәшнең ачыктан-ачык ысулларын куллану мөмкинлеген югалтты. Әмма көрәш һаман да дәвам итә.

Соңгы елларда Төркиядә технологик алгарыш көчәя, хәрби куәте арта һәм ул күп кенә төбәкләрдә үз ихтыярын тагучы державаларның берсенә әйләнеп килә. Төрек армиясе зурлыгы буенча НАТОдагы икенче армия булып санала, аның белән исәпләшми мөмкин түгел. Соңгы көннәрдә генә Америка басмасы «The Hill»: «Төрек дилеммасы һәм АКШ куәтенең чикләре» дигән аналитик язма бастырып, Вашингтонга Төркия белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк дигән сөземтә чыгарды. Төрек – швед каршылыгының Әнкара файдасына хәл ителүгә таба баруын Көнбатышта исламның җиңү адымы буларак кабул итүче көчләр байтак. Шулар ачыргаланулы адымга бардылар: швед хөкүмәтеннән төрек илчелеге каршында Коръән яндыру акциясенә рөхсәт алдылар. Рәсми Стокгольм акланды: без ул адымны якламыйбыз, әмма нишләтәсең, сүз иреге, диделәр. Әнкара бу уңайдан бик табигый реакция белдерде: Швециянең оборона министры Төркиягә визит белән килергә тиеш иде – әзерлек туктатылды, илнең НАТОга керү шансы нульгә якынлашты. Әрдоган: «Исламга каршы акцияләрне хуплаганнан соң, шведларга безнең аларның НАТОга керүләренә ризалыгыбызны көтәргә кирәкми. Алар үзләрен исламның дошманнары һәм террорчылар буларак күрсәттеләр», – диде. Хәзер көнбатышлылар быелгы җәйге сайлауда Әрдоган җиңелер дә вазгыять үзгәрер дип көтәләр.

Рәсми Стокгольмның үз-үзен тотышы бик табигый рәвештә мөселман дөньясында нәфрәт уятты. Төркиянең көрдләр яшәгән провинциясендә, мәсәлән, меңләгән кеше катнашында протест акциясе оештырылды. Коммунистик карашлы көрд Эшчеләр партиясе террорчылары белән көрд халкы бер үк нәрсә түгеллеген раслый ул акция. Швед хөкүмәтенең, университетларының һәм банкларының сайтлары ватылды, аларда Кәгъбә фонында азан яңгырады. Мөселман лидерларының, мөфтиләрнең күпсанлы белдерүләре дә игълан ителде. Стокгольм акциясен Нидерланд экстремистлары да элеп алды. Эдвин Вагенсвельд атлы радикал Гаагада Коръән яндырды.

Вакыйганың кыскача алтарихы шундыйрак. Бу көрәш – имансызларның Коръәнгә һөҗүмнәре Мәккәдә Мөхәммәдкә (салләлаһу галәйһи вә сәлләм) Аллаһның сүзләре иңдерелә башлаганнан бирле бара инде. Гасырлар буе барган дискуссиядә имансызлар гел оттыра һәм төрле астыртын адымнар ясарга мәҗбүр булалар: мөселманнарны үтерәләр, хурлыйлар, яла ягалар… Без бүген дә шул көрәшнең заманга яраклаштырылган алымнарын күзәтәбез. Коръәнне яндыру Аллаһның китабына бер зыян да салмый, чөнки барлык экземплярларын яндырып бетерсәң дә, Китап миллионлаган хафизларның күңелендә яши. Ә радикалларның Стокгольмда һәм Гаагадагы кыланышлары – көчсезлек һәм ачыргалану билгесе генә ул. Алар инстинктив рәвештә тоялар: киләчәк – мөселманнарныкы. Ялган икътисадый система һәм ялган либераль идеология үз тарафдарларын һәлакәткә алып бара: демографик кризис һәм финанс кризисы кире кайтарып булмаслык дәрәҗәдә үзләренең финиш сызыгына хәрәкәт итәләр. Мең Stram Kurs оештырсаң да, алардан котылып булмый.

Исламның дошманнарына аны җиңү өчен Китап яндырып мәшәкатьләнергә кирәкми. Аллаһы Тәгалә аларга Китапта беренче карашка бик җиңел булып тоелган бурыч куя: «Коръәнгә охшаган китап языгыз», – ди. Соңрак бер сүрә булса да язып күрсәтергә тәкъдим итә. Әйе, көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы шул була алыр иде бит инде, бер генә булса да Коръәнгә охшаган китап яза алсаң да, син исбатлыйсың: андый китапны таланты булган һәркем яза ала. Яндыруга, хурлауга ихтыяҗ бетә. Моннан берничә ел элек бу юлларың авторы: «Ни өчен имансызлар Коръәнгә охшаган китап яза алмыйлар?» дигән татарча һәм русча язмалар язып, интернетка элгән иде. Атеизм тарафдарлары ул язманы бик авыр кабул итте, авторга «террорчы» ярлыгын бик теләп тактылар. «Яхшы, шулай булсын, әйдәгез сез Коръәнгә охшаган бер сүрә язып минем дәлилне кире кагыгыз», – дигән тәкъдимне кабатладым. «Без язар идек, аннан соң сез безне үтерәчәксез», – дигән сәер гаепләүләргә кадәр барып җиттеләр. Коръәндә кушканны үтәгән өчен бер мөселман да сезне үтермәячәк, ә менә үти алсагыз, безне җиңәчәксез», – дидем аларга.

Эш шунда: Аллаһы Тәгалә имансызларга алар берничек тә үти алмаячак бурыч куя: Коръәннең яңгырашын, стилен кабатларга куша. Тукай шигыре кебек яңгыраган шигырьне язу кыен түгел, Пушкин тавышына охшатып та шигырь язып була. Андый эшләр белән гадәттә таланты сай булган графоманнар шөгыльләнә, кайсы да булса бер зур авторга ияреп, шуңа охшатып язалар. Коръән иңгән чорда гарәпләрдә шигърият бик үскән була. Ел саен шигърият конкурслары уздырыла, күпсанлы шагыйрьләр катнаша, җиңүчеләр билгеләнә. Шуңа күрә алар үз алларына куйган бурычны яхшы аңлыйлар: тырышып карыйлар, берни дә барып чыкмый. Шуннан берише Китапны кеше яза алмавын аңлап, иман китерәләр, калганнары: «Ул – сихер», – дигән позиция сайлый. Хәтта пәйгамбәр белән бәхәс алып бару өчен, сихерне һәм шигъриятне яхшы белгән Гутба ибн Рабига дигән кешене җибәрәләр. Аллаһның илчесе яныннан ул фикерен үзгәртеп кайта: «Аллаһ белән ант итәм, аның сүзләре шигырь дә түгел, сихер дә түгел, күрәзә дә түгел. Әй, күрәешләр, мине тыңлагыз, ул кешегә, ни теләсә, шуны эшләргә ирек бирегез, аңа кагылмагыз. Аллаһ белән ант итәм, аның мин ишеткән сүзләрендә бөек хәбәр бар!» – ди. Аңа инде Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), чынлап та, Аллаһ илчесе, Коръәннең Аллаһ китабы икәне аңлашыла башлый, әмма ул барыбер кәфер булып кала. Менә бу бурычны – Коръән стилендәге китап иҗат итү бурычын гасырлар дәвамында беркемнең дә үти алганы юк әле.

Ислам тарихында мөселманнарның бөек җиңүле еллары да, түбәнлеккә төшеп, тар-мар ителгән гасырлары да бар. Җиңелү ачысын мөселманнар Коръәннән ерагаеп, аның белән гамәл итүдән туктаган чакта татыйлар. «Ий, мөэминнәр, Аллаһудан каты куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан бик сакланыгыз һәм Коръән белән гамәл кылып, чын мөселманнар хәлендә генә үлегез», – дигән Аллаһ әмере («Гыймран» сүрәсе, 102 нче аять тәфсире) үтәлми башлау белән мөселман дөньясы түбәнлеккә төшә һәм дөньядагы лидерлык ролен югалта. Әмма күтәрелеш башлана ул барыбер. Без менә шул яңарыш чорының бусагасында яшибез. Бу юлларны язучы кайчандыр мөселманнардан тартып алынып, бер бүлмәсе – Ленин бүлмәсе дип атала башлаган мәчеттә башын сәҗдәгә ора. Ленинизм ташланды чүплеккә, ислам исә көннән-көн күтәрелә. Әле кайчан гына халык газеталарда: «Мәчет ишекләре йозакта», – дип уфтанып яза иде, авылларның күбесендә биш вакыт намаз укыла, уфтанырга сәбәп бетте. Европада да күзәтелә бу хәл: элекке чиркәүләр мәчеткә әверелә. Stram Kurs һәм аның лидеры — ачыргалануның бер мисалы гына ул. Соңгы еллар Европасында радикал исламофобларның исламны кабул итү очраклары да билгеле. Аллаһ, теләсә, калебләрне үзгәртә. Расмус Палудан кебекләргә мөселманнарның иң яхшы җавабы – Коръән белән гамәл кылуга күчеп, ислам әхлагын тормышка ашыру, изгелек юлына басу. Менә шул чакта Аллаһның вәгъдәсе тормышка ашачак: «Иман китереп, изге гамәлләр кылган хак мөселманнарны Аллаһ Җир йөзендә хуҗа итәргә вәгъдә кылды болардан әүвәлге мөселманнарны хуҗа иткән кебек… («Нур» сүрәсе, 55 нче аять тәфсире). Бу вәгъдә – ислам юлындагыларның лидерлыгы – мөселманнар шартын үтәү белән үтәләчәк һәм ул көн якында.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


Фикер өстәү