Тәнзилә Сәйфетдинова улы турында: «Барысы да колак авыртудан башлады. Соңга калмаска иде!»

 Шәледә гомер итүче Тәнзилә Сәйфетдинова бүген шушы уй белән яши. Аның 17 яшьлек улы Илсафны сәламәт егет итеп күрәсе килә. Юкса инде тормыш төрле яклап сынаган да үзләрен. Ирсез калып, ике баланы аякка бастыруы, хатын-кыз башы белән өй җиткерү дә – үзе бер сынау югыйсә. Әмма күрәселәре моның белән генә бетмәгән икән.

– Ирем Ирек белән матур тордык. Кызганыч, гомере генә кыска булып чыкты. Ике улыбыз белән мине ялгыз калдырып, 35 яшендә йөрәк авыруыннан үлеп китте, – дип искә ала Тәнзилә. – Әтисе үлгәндә, олы улыбыз Илсафка – 12, кечесенә 6 яшь иде. Бик авыр көннәр булды. Җитмәсә, йорт җиткезә башлаган идек. Нишләргә соң миңа дип, озак баш ваттым. Ышанмассыз, яныма утырттым да улым Илсаф белән киңәштем. Баланың Шәледә каласы килде.

Илсаф 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Казанга көллияткә укырга керә. Әйбәт кенә укып йөргән җиреннән колак авыртуына зарлана башлый. Тизрәк табибка баралар. Анда исә  МРТ узарга кушалар.

– Табиблар улымны ике сәгать буе тикшерде. Аннары исә куркыныч хәбәр җиткерделәр: улымның башында шеш бар икән. ДРКБда табиблар Мәскәүгә барып тикшеренергә киңәш итте. Берничә урында күрендек, барысы да шул киңәшне бирә, – дип сөйли Тәнзилә. – Күптән түгел мин яңадан кияүгә чыккан идем. Бер ай элек уртак балабыз туды. Кулымда кечкенә сабый булгач, өйдән дә чыгып китеп булмый. Әле ярый Илсафның әтисенең туганнары ташламый.

Мәскәү табибларына хәзер үк күренү өчен акча кирәк. Бушлай юлламаны берничә ай көтәсе. Әлбәттә инде, Илсафның да, әнисе Тәнзиләнең дә тизрәк тикшеренү узып, куркудан арынасы килә. Табиблар тикшерә торгач, шешнең колак өстендә урнашуын, аны башына операция ясап кына алып буласын әйткәннәр. Җитмәсә, күзләренең дә күрүе начарлана башлаган.

– Улым кечкенәдән сабыр булды. Эчендә ут янса да, сиздерми ул. Артыгын сөйләшми дә, бар нәрсәне эченә җыя. Операциягә керергә дә риза үзе. Сихәтләнә аласына бик тә ышана, – ди Тәнзилә. – Кешедән сорамыйча башка чарам юк. Баламны савыктырырга булышсагыз иде.

Илсафка ярдәм итәргә теләүчеләр өчен әнисе Тәнзилә Тәлгать кызы Сәйфетдинова исемендәге Саклык (Сбер) һәм «Ак Барс» банкы картасы номерлары 89534930325 телефон номерына беркетелгән.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү