18 бала үстерүче Рәйсә ханым: “Белеп торсыннар!”

Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Миңнуллин-Латыйповлар гаиләсен белмәгән кеше юктыр. Алар 18 баланы әти-әниле иткән кешеләр. Сабыйлар ятимлек ачысын сизмәсен дип, Рәйсә апа үзе эшләгән балалар йортындагыларны үзенә алган. Бу хакта еш язабыз. Алар бик күңелле яшәп ята. Төрле чараларда катнашалар, игелекле эшләр башкаралар.

Шушы көннәрдә алар бергә җыелып лаеклы ялдагы укытучылар янына барганнар. Авылдашлары Гөлгенә Габдрахмановна белән Гүзәлия Габдрахмановна икесе дә гомер буе балаларга белем биргән.
– Аларның эш стажлары 40 елдан артык. Сабыйларны укыту зур хезмәт ул. Күпме баланы олы тормышка әзерләгән кеше бит алар. Икесе дә үз хезмәтләре өчен күп тапкыр мактау кәгазьләре, дәрәҗәле исемнәр алган, рәхмәт сүзләре ишеткән кешеләр. Әмма иң зур рәхмәт укучыларыныкыдыр, мөгаен, – ди Рәйсә апа. – Балаларым алар белән очрашуны бик ошатты. Тормыш юллары белән кызыксындылар. Иң шаккатканнары – моннан 50 яшьлек кешеләрнең дә укытучысын онытмыйча, әле дә хәлләрен белүләре, бәйрәм белән котлаулары иде. Сабыйлар укытучылардан әллә ниләр сорап бетерде. Иң күңеллесе – бергә җыелып чәй эчү булгандыр, мөгаен. Мондый очрашулар кирәк ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү