Татарстанда эшмәкәрләр саны арткан

Икътисадта хәлләр шәптән булмаса да, узган ел Татарстанда эшмәкәрләр саны 3 процентка арткан. Ә 1 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, кече һәм урта эшмәкәрлектә мәшгуль булучылар саны гомуми икътисадтагыларның 39,2 процентын алып тора. Журналистлар белән очрашу вакытында Татарстан икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев әнә шулай дип белдерде.

Билгеле булганча, Татарстанда 2020 елдан бирле эшмәкәрләргә ярдәм итүче илкүләм проектлар тормышка ашырыла. Проектларның берсе үзмәшгульләргә, икенчесе – яңа гына эш башлаучыларга, ә өченчесе эшләп килүче кече һәм урта бизнес вәкилләренә ярдәмне күз уңында тота. Әйтик, 25 яшькә кадәрге яшь эшмәкәрләргә 100–500 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. Үзмәшгульләргә дә ташламалы микрозаймнар һәм поручительләр тәкъдим ителгән.

Айрат Шәмсиев әйтүенчә, гомумән алганда, Татарстан бизнесына узган ел 6,4 млрд сум акча бирелгән. 12,5 мең эшмәкәрлек субъекты республика ярдәме алуга ирешкән. Әлеге чаралар кече һәм урта бизнеста җитештерүчәнлекне җәелдерергә, эш урыннарын саклап калырга һәм  яңаларын булдырырга ярдәм иткән. Моннан тыш, республикада федераль ярдәм программаларына җәлеп итүгә дә зур урын бирелә. Шулай итеп, узган ел федераль чаралар кысаcында Татарстан бизнесы 80,8 млрд сумнан артыграк ярдәм алуга ирешкән.

Узган ел сәнәгать паркларына да зур игътибар бирелгән. Бүген Татарстанның барлык сәнәгать паркларында 1562 резидент бар. Аларда 52 меңнән артык кеше эшли.

– Яңа инвестицион проектлар барлыкка килде, һәм нәтиҗәдә узган ел башыннан резидентларның гомуми саны – 35 оешмага, ә хезмәткәрләр саны 10 мең кешегә артты, – диде Айрат Шәмсиев.

Узган ел инженер һәм юл инфраструктурасы өчен Арча, Алексеевск, Минзәлә һәм Түбән Кама сәнәгать паркларына акча бүлеп бирелгән. Быел да әлеге программа игътибардан читтә калмаячак. Аның өчен 500 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Хәзерге вакытта бу программада катнашачак паркларны сайлап алу бара.

Татарстанның Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин әйтүенчә, соңгы елларда кредит алу мәсьәләсендә уңай үзгәрешләр күзәтелсә дә, займ алганда авырлыклар да бар. Әйтик, банклардан югары ставка, залог суммасы җитмәү, залогка куела торган милекне бәяләгән дисконт, кредит алгандагы чыгымнар.

– Гарантия фонды эшмәкәр һәм банк арасында килеп чыккан авырлыкларны  хәл итәргә булыша. Без поручитель буларак ярдәмебезне тәкъдим итә алабыз. Узган ел поручительлек бирү 65 процентка артты, – диде ул.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 


Фикер өстәү