Ленинград боҗрасын күргән Зинаида Бушуева: «Сеңлем ачлыктан үлде, әни урынга егылды, ә без караваттан тормас булдык»

Дошманнар Ленинградны боҗрага камап алганда, Зинага 8 яшь була. Сугыш аларның гаиләсен аямый: кыз әтисен, сеңлесен югалта. Әмма бирешми. Сәламәтлегенә зыян килеп, бик зур авырлыклар кичерсә дә, аякка баса. Бүген Зинаида Бушуевага – 90 яшь. Ул безнең белән тагын бер тапкыр тормыш йомгагын сүтеп җыйды.

Соңгы күрешү

– 1940 елда әтием Григорий Дыновны Финляндия чигенә хезмәт итәргә җибәрделәр.  Хәтерлим әле: анда бер дә тыныч түгел иде. Аннан Юховец утравына күчерделәр. Без гаиләдә өч бала идек. Миңа – 8, энекәшем Юрага – 4, сеңлем Нинага – 2 яшь ярым. Бер ел тирәсе яшәгәнбездер, әтием «Тиз арада Выборг хәрби комиссариатына килеп җитәргә!» дигән телеграмма алды. Шулай итеп, ул китеп барды. Хәрби кеше булгач, без мондый күченүләргә, чакыруларга күнегеп беткән идек инде. Әмма ул чакта, соңгы күрешүебез дип, башка да кереп карамады. Мин аны гомерем буена эзләдем. Әмма архивлардан бернинди мәгълүмат та таба алмадым. Бары тик 1941 елда һәлак булганы гына билгеле. Гел күченеп йөргәнгә, истәлеккә хәтта бер фотосы да калмаган.

«Ни булса, шул булыр…»

Бомбалар шартлый башлагач, беренче айларда без күрше йортның подвалына кача идек. Ә анда юеш, салкын. Ахыр чиктә әнием: «Ни булса, шул булыр, башка интегә-интегә болай качып йөрмибез», – диде. Дошман самолетлары ут яудырганда да, өйдә генә утырдык. Ходай саклады: без яшәгән йортны бәла-каза урап үтте. Әмма ашар ризык, эчәр су запасы бик тиз кимеде. Өч бала белән эшсез калган әниемне йорт буенча җаваплы өлкән кеше үзенең ярдәмчесе итеп билгеләде. Аякта йөри алганнар, хәле булганнар янгын сүндерделәр, фатирлар буенча йөреп, исән кешеләрне барладылар, исәп-хисап алып бардылар. Үзе чыгып киткәндә, әнием мине өйдә өлкән итеп калдыра иде. Ипигә йөрү дә минем бурыч булды. Баштарак чиратлар бик озын иде, 2–3 сәгать торырга туры килде. Бераз вакыт үткәч, кеше саны кимеде, чөнки ачлыктан кырыла башладылар. Әнием муенга асарга янчык тегеп бирде. Мин анда икмәк карточкаларын сакларга тиеш булдым. «Кара аны, югалтсаң, без барыбыз да ачтан үләчәкбез», – дип кисәтте. Мин янчыкны гел күкрәгемә кысып карыйм, шулай итеп урынындамы-юкмы икәнлеген тикшерәм. Баштарак, икмәккә кушып, ярма да бирделәр, соңыннан ул бетте. Әнием азык эзләргә чыгып китә башлады. Көзен хуҗасыз калган бакчалардан кәбестә тамырлары алып кайтты, яфраклар җыйды. Ә кышка кергәч, су проблемасы калкып чыкты. Сулыклар катты, колонкалар эшләмәде. Безне бары тик яңа яуган кар гына коткарды. Пычрак иде ул, әмма кайнатып эчкәч, ярап торды.

Сентябрь аенда ачлык башланды. Азык-төлек саклана торган складлар янып беткән иде. Шуңа да нормаларны киметкәннән-киметә бардылар, бертуктаусыз һава тревогалары, шартлаулар булып торды… Бик куркыныч иде. Без дүрт бүлмәле коммуналь фатирның берсендә яшәдек. Буржуйкада яндырырлык әйбер калмагач, халык бергә укмашып яши башлады.

Беркөнне әнием озак кына кайтмады. Мин инде чиратта егылып үлгән кешеләрне күз алдына китереп, ниләр генә уйлап бетермәдем. Бервакыт хәлсезләнеп кайтып егылды. «Әнием, син нишләп озак кайтмый тордың?» – дип елый башладым. «Урам буйлап барам, – дип сөйли әни. – Көчкә-көчкә бер ат бара, аның артыннан кешеләр сөйрәлә. Барысы да, менә хәзер егылып үләр дә безгә ит булыр, дип өметләнәләр. Егып чалырга берсенең дә хәле юк. Мин дә озак кына ияреп бардым. Аннан хәлем бетте дә кайтып киттем».

Нинаның хәле бөтенләйгә начарланды. Әни безгә: «Барыгыз, балалар, Нина үләргә ята,  саубуллашыгыз. Юньләп ашата алмадым. Гафу итсен инде», – диде. Без аның янына килдек. Энем бәләкәй бит әле, бернәрсә дә аңламый.  Мин сеңлемнең күзләренә карадым.  Ул әйтерсең лә сизенә, үзе дә безгә туп-туры карый, сабуллаша сыман. Ә күзләре шундый  кечкенә, җыерчыкланып беткән… Тиздән ул безне ташлап китте. Аннан әнием урынга егылды. Шулай итеп, без үзебез дә караваттан бөтенләй тормый башладык.

Алып киттеләр

1942 елның апрелендә шәһәр буенча санитар пост бригадалары йөри башлады. Алар урамнарны иңләделәр, һәр йортка диярлек керделәр. Эпидемия, төрле йогышлы авырулар башланмасын өчен, көннәр җылынганчы, мәетләрне җыеп алырга кирәк иде. Күп кенә гаиләләр артык икмәк карточкасы алыр өчен мәетләрне яшереп тоттылар. Бер кеше дә исән калмаган фатирлар да җитәрлек булды. Санпостлар килгәндә, без ятып кына тора идек. Торып йөрергә хәл юк, шуңа күрә күршеләрнең дә ничек яшәгәнен белмәдек. Август ае якынлашкан иде инде. Көннәрдән беркөнне, носилкага салып, безне Ладога күле янына китерделәр. Хәлебез булмаганлыктан, шундук күчерергә базмадылар, күрәсең. Башта ашаттылар, хәл кергән кебек булды. Күл аша чыккач, товар поездына утырып, бик озак бардык. Кая барганыбызны да белмәдек. Вагонда халык бик күп кырылды. Аларны поезд туктаган саен төшерә бардылар.

Эвакуациядә

Безне Краснодар краеның Михайловская станицасында фатирларга керттеләр. Тик, немецлар килү куркынычы бар дип, бер айдан соң Казанга озаттылар. Килеп төшүгә, Бауман урамындагы 27 нче йортка урнаштырдылар. Заманында ул Бауман районы башкарма комитеты бинасы, аннан Горький исемендәге клуб булган. Зур залның идәнендә атналар буе йокладык. Кеше искиткеч күп иде. Соңрак безне Карл Маркс урамындагы 6 нчы йортка күчерделәр. Казан Кремленнән ерак түгел иде ул. 9 кв метрлы бәләкәй генә бүлмә буш: карават та, чәй эчәргә чынаяк та юк. Әмма баштарак ул безгә кирәк тә булмады. Әнием белән икебезне дистрофиядән дәваларга хастаханәгә салдылар, ә Юраны приютка алдылар.

Азрак рәтләнгәч, әни авиация заводына эшкә йөри башлады. Миңа да 10 яшь тулды. Әмма укырлык түгел идем әле. Хәтерем дә зәгыйфьләнгән, уйлау сәләтем дә юк. Элеккеге халәтемә бик авырлык белән генә кайта алдым. Шуңа күрә мәктәпкә дә  соңлап киттем. Уку авыр бирелде, булдыра алмаган чакларда, хурланып, үкси-үкси елый идем. Җиде сыйныфны тәмамлагач, җиңел сәнәгать техникумына кереп карадым, чөнки аны тәмамласаң, Ленинградка кайтып китү мөмкинлеге бар иде. Тик конкурс зур булганлыктан, үтә алмадым. Кичке мәктәптә белем алдым да бер елдан элемтә техникумына барып кердем.

Юллама белән мине Алтайга җибәрделәр. Шунда булачак ирем Григорий Бушуев белән таныштым. Гаилә кордык та яши башладык. Без бәлки шунда яшәп тә калган булыр идек. Әнидән хат килеп төште. 26 яшендә энем үлеп киткән. Аннан фатир алырга да чират тора идек. Уйлаштык та кайтырга булдык. Ул вакытта улыбыз Олег бар иде инде. Соңрак Валера туды. Мин, ясле булмау сәбәпле, баштарак эшкә урнаша алмадым. Эшләр көйләнгәч, Үзәк телеграфка урнаштым да пенсиягә чыкканчы эшләдем дә эшләдем.

Сәяхәтче әби

Шушы урында Зинаида Григорьевна, гомеренең бер өлешенә нокта куйгандай, тукталып калды. Әмма тирән бер сулыш алып, зиһенне җыю өчен генә иде бу. Лаеклы ялга киткәннән соң, аның эшләре тагын да арта. Нәкъ пенсиягә чыккан елны Зинаида Григорьевнаның оныгы туа. Ун ел гомерен аны тәрбияләүгә багышлый. Аннан оныгына шаяру катыш: «Син хәзер зур инде, әбиең, мөгаен, җырлый башлар», – ди. Әмма шаяртып әйтми ул бу сүзләрне. Чыннан да, сугыш һәм хезмәт ветераннары хорында 19 ел җырлап йөри. Шул елларда ире вафат булып, үзенең дә азрак сәламәтлеге какшап китә.

Хәзер ул кече улы Валера белән яши. Инде улы да пенсиягә чыккан. Шулай да эшсез тормый икән әле. Казандагы китапханәләр системасында электрон җиһазларны төзәтеп йөри. Ә Зинаида Григорьевна үзенә тагын да кәттәрәк шөгыль тапкан. Ул хәзер Россия буйлап сәяхәт итә. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Казанның Яңа Савин районында блокадада катнашучылар җәмгыятен җитәкли.

Зинаида Григорьевна Санкт-Петербург шәһәрендә дә еш була.

– Мин балачагым үткән урыннарга килеп эләккәч, бөтенләй аңлашылмый торган хисләр кичерәм. Уйларым да, зиһенем дә шул елларга әйләнеп кайта, – дип хатирәләргә бирелә ул. – Вокзалга килеп төшүгә, бөтен җирдә мәетләр ята, икмәк алырга чиратлар тезелгән кебек. Аптырагач, күзләремне йомам. Барыбер ярдәм итми. Күрәсең, мин генә түгел, башкалар да шулайдыр. Мондый ерткычлыкны кичереп тә, онытып та булмыйдыр ул.

Бүген Татарстанда Ленинград камалышында яшәгән кешеләрнең саны – 105. Шуларның 70е – Казан шәһәрендә.

Михаил Черепанов, «Хәрби дан клубы» ассоциациясе җитәкчесе:

«Ленинград блокадасында күпме кеше һәлак булганын без бары тик XXI гасырда гына белә алдык. Аңа кадәр бу хактагы документлар «яшерен» грифы белән сакланды. Күз алдына китерү дә авыр: 872 көн эчендә ачлыктан, салкыннан һәм бомбалар шартлаудан бер миллионнан артык җирле халык һәлак булган. Төньяк башкала өчен көрәшкән Кызыл Армия сугышчыларының да саны шуннан ким түгел.

1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 декабренә кадәр Ленинград шәһәрен саклау өчен 45 меңгә якын якташыбыз һәлак булган. Шул исәптән Ленинград өлкәсендә 21469 татарстанлы башын салган. Шуларның 3947се Санкт-Петербург зиратларында җирләнгән. Моннан тыш, 12914 сугышчы бүгенге Бөек Новгород территориясендә һәлак булган. Ни кызганыч, шәһәрне яклаган солдатларның бер өлеше әлегә кадәр Ватан өчен сугышта һәлак булган дип танылмый. Бүген рәсми төстә бары тик 34405 якташыбыз гына Ленинград өчен сугышларда һәлак булган дип санала».

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү