Ковид та, грипп та янәшә: Татарстанда авыручылар саны тагын арткан

Гыйнвар аенда Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 34 процентка кимегән. Шулай да, тынычланырга иртәрәк, ди белгечләр. Ник дигәндә, Татарстанда өч көн рәттән инде ковид йоктыручылар саны арта бара.

Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. Соңгы бер тәүлек эчендә республикада коронавирус йоктыруның 68 очрагы теркәлгән. Бу, алдагы тәүлек белән чагыштырганда, өч очракка күбрәк.

Авдонина сүзләренә караганда, коронавирус хәзер күбрәк гадәти ОРВИ рәвешендә уза. Ул үзен бернинди билгеләр аша белгертмичә, кеше аны аягөсте генә дә үткәреп җибәрергә мөмкин.

– Быел коронавирус йоктыручылар арасында ковидның, нигездә, «омикрон» штаммы очрый. «Дельта» штаммы хәзер бөтенләй юк диярлек. Ара-тирә коронавирусның «кентавр», «цербер» штаммнары очрап куя», – ди Авдонина.

Узып баручы атнада Татарстанда 18 меңнән артык кеше грипп һәм кискен сулыш юллары инфекциясен йоктырган. Бу, алдагы атна белән чагыштырганда, 9 процентка азрак. Авырып киткән һәр ике кешенең берсендә дуңгыз гриппы ачыкланган.

– Халык арасында вируслар әйләнешен күзәтү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, грипп вирусы йоктыручылар саны артканнан-арта бара. Гыйнварның беренче атнасында ул 87 процентны тәшкил иткән булса, узган атнада инде 90 процентка җитте, – ди белгечләр.

Республикада грипптан үлем-китем очраклары теркәлмәгән. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков фикеренчә, бу уңайдан куркырга җирлек юк. «Без әлеге эпидемиянең иң югары ноктасын уздык инде. Киләчәктә ОРВИ һәм гриппның яңа дулкыннары булачак дип тә әйтә алмыйбыз», – ди ул.

Шулай да белгечләр бүген барлык саклык чараларын үтәргә киңәш итә. Инде өч елдан бирле язылмаган канунга әйләнгән битлек кию, урамнан кергәч, кулларны, битне сабынлап юу, кеше күп җыелган урыннарга чыкмаска тырышу кебек кагыйдәләрне үтәргә куша алар. Ник дигәндә, бүген республикада берьюлы грипп һәм коронавирус белән авыручылар да очрый. Белгечләр әйтүенчә, иммунитеты төшкән кешеләр күбрәк шул хәлдә кала.

Сүз уңаеннан, бүген республикада коронавирус белән авыручылар өчен билгеләнгән ятак урыннарның 10–15 проценты буш. Хәзерге вакытта республика күләмендә барлыгы 17 вакытлыча инфекция хастаханәсе эшләп килә.

– Ковид йоктыручылар арасында авыр хәлдәгеләре дә бар, билгеле. Әмма бу сан чир иң нык котырган чордагы күрсәткечләр белән чагыштырырлык түгел, – ди Жаворонков.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү