Озын ялларда Казанга килергә теләүчеләр саны арткан

Казан февраль аендагы озын ялларда туристлар өчен иң популяр шәһәрләр өчлегенә кергән. Татарстан башкаласы 23–26 февральгә МТС Travel и Bronevik.com  сервисларында броньланган торак саны буенча икенче урынга чыккан.

Беренче урында – Санкт-Петербург. Төньяк башкала кунакханәсендә яшәү бәясе тәүлегенә уртача 3800 сум тәшкил итә. Казанда һәм Ярославльдә (3 урын) яшәү бәясе – 6000 сум чамасы. Февраль ялларында сәяхәт өчен иң шәп шәһәрләр бишлеген Мәскәү түгәрәкләп куйган. Биредәге кунакханәләрдә тәүлегенә уртача 4600 сум түлисе.

Россия эчендәге шәһәрләр арасында иң арзанлы ял – Ростов-Дон, Самара һәм Томскида  (тәүлегенә уртача 2800 сум). Туристларның күпчелеге февраль яллары өчен кунакханәне ике көнгә броньлаган.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү