Сыер һәм таналарның яртысын бракка чыгарып барган хуҗалыкларга чара күреләчәк

Республикада мал-туарны йогышлы авырулардан сакларга, шәхси хуҗалыклардагы малларны исәпкә алырга, лейкозга каршы көрәшне тагын да арттырырга, кадрлар белән эшләүне тамырдан үзгәртергә. Быелгы планнар әнә шундый. Ветеринария тармагында планнар белән бергә проблемалар да җитәрлек. Аларның барысы турында да Баш ветеринария идарәсе һәм Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең еллык коллегиясендә сөйләштеләр.

– Ветеринария хезмәте, һәм гомумән Россия аграрийлары өчен 2022 ел җиңелләрдән булмады, – дип башлады чыгышын Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов. –  Санкцияләр аркасында даруларга кытлык башланды. Дөньяда аналоглары булмаган препаратлар бөтенләй юкка чыкты. Ләкин әлеге проблемалар федераль дәрәҗәдә тиз арада хәл ителде һәм ветеринария хезмәтендә зур проблемалар килеп чыкмады. Кыска вакыт эчендә чит ил препаратларының аналоглары барлыкка килде.

Алмаз Хисаметдинов билгеләп узганча, терлекләрне исәпкә алу буенча да зур эшләр башкарылган. Бүгенгә республикадагы барлык мөгезле эре терлекнең 75 проценты “Хорриот” дип аталган бердәм системага кертелгән. Быелдан, ә төгәлрәге, 1 февральдән әлеге эшләр шәхси хуҗалыкларда да алып барыла башланачак.

– Малларын исәпкә алдырган өчен халыкка акча түләргә туры килмәячәк – моның өчен республика казнасыннан өлеш чыгарылды. Биркалар өчен акчалар районнарга мөгезле эре терлек һәм шәхси хуҗалыклар санына карап бүлеп бирелде инде, – дип аңлатты баш ветеринар.

Узган ел, кызганыч, йогышлы һәм куркыныч авырулардан саналган дуңгызларда африка чумасын гына читләтеп уза алмадык. Ел дәвамында аның 11 очрагы теркәлде, аларның бишесе – кабан дуңгызларында булса, алтысы шәхси хуҗалыкларда. Әлеге тиз тарала торган куркыныч авырудан Спас, Югары Ослан, Мамадыш, Чистай, Балык Бистәсе, Питрәч һәм Әлки районнары хуҗалыклар зыян күрде. Алга таба да ветеринарларның төп бурычы – эре дуңгызчылык комплексларын йогышлы авырудан саклап калу иде. Шунлыктан дуңгыз асраучы шәхси хуҗалыклар саны мөмкин кадәр киметелде. Бүген шәхси хуҗалыклардагы дуңгызлар саны 2 мең 700 башка кадәр азайтылды.

– Йогышлы авыру таралганда шәхси хуҗалыкларда 19 мең баш дуңгыз бар иде. Ул вакытта безнең башка чара булмады, – диде Алмаз Хисаметдинов. – Чөнки бүген әлеге хуҗалыкларда африка чумасы килеп чыгу һәм таралу куркынычы иң зуры. Хуҗалар барлык ветеринария кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Беренче чиратта, хайваннарны ябып кына тотарга, кыргый фауна белән бәйләнешкә кертмәскә һәм ризыкларны термик эшкәртергә кирәк. Моннан тыш, республика африка чумасыннан тулысынча имин булсын дисәк, без ел саен кимендә 5 мең кабанны атарга тиеш. Бу – безнең бурычыбыз.

Биологик саклау дәрәҗәсе түбән булган дуңгызчылык хуҗалыклары да игътибар үзәгендә. Әлеге вакытта Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама һәм Сарман районнарында шундый алты хуҗалык бар. Аларда 2,5 мең баш дуңгыз бар.

Мондый хуҗалыклар үзләренә йөкләнгән зур җаваплылыкны тоеп эшләргә тиеш, әлбәттә. Сүз уңаеннан, быелның 1 мартыннан барлык таләпләргә дә җавап бирмәгән хуҗалыкларда йогышлы авырулар чыккан очракта юк ителгән терлекләр өчен компенсация түләнмиячәк.

Россиядә кош гриппы әле бер, әле икенче төбәктә чыгып торса да, узган ел Татарстан әлеге йогышлы авырудан имин булып саналды. Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Илнур Галиев фикеренчә, моңа ветеринария законнарын бозган хуҗалыкларның эшчәнлеген вакытлыча туктатып тору да роль уйнаган.

Йогышлы авырулар белән вазгыятькә авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров та басым ясады.

– 2022 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, республика территориясенә йогышлы авырулар керү куркынычы – иң актуаль һәм мөһим проблема булганлыгын күрсәтте. Баш ветеринария идарәсе һәм Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе әлеге мәсьәләдә җитәрлек эшләп бетерми, – дип шелтә белдерде ул.

Терлекләрдә лейкоз – белгечләрнең көн үзәгендә торган тагын бер җитди мәсьәлә. Бу уңайдан ветеринарларга Илнур Галиевтән да тәнкыйть эләкте.

– Татарстан Россиядә иң эре сөт җитештерүчеләрнең берсе булып тора. Ләкин күп еллар дәвамында терлек лейкозы вирусы белән нәтиҗәле көрәш алып барылмый. Хәзерге вакытта республика территориясендә мөгезле эре терлек лейкозы буенча 231 уңышсыз хуҗалык бар. Шуңа бәйле рәвештә бу юнәлештә эшне активлаштырырга һәм яхшыртырга кирәк, – диде ул.

Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, узган ел терлекләр арасында лейкоз авыруы 3,3 процентны алып тора. 2021 ел белән чагыштырганда, күрсәткечләр 1,9 процентка кимегән. Ләкин кайбер районнарда бу проблемага зуррак игътибар бирергә кирәк.

– Лениногорск, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарында лейкоз белән авыручы терлекләр күп. Шулай ук Лаеш, Кама Тамагы, Спас районнарында да проблемалар бар, – диде идарә башлыгы.

Ә менә Саба, Әтнә, Балтач, Арча, Тукай, Кукмара, Алабуга, Сарман, Теләче районнарын үрнәк буларак тәкъдим иттеләр. Әлеге районнарда ел дәвамында авыру очраклары ачыкланмаган диярлек.

Терлекләр сәламәтлегенә килгәндә, узган ел бозауларны саклап калуга зур игътибар бирелсә, быел сыерларны бракка чыгару (авыру малларны иткә озату) мәсьәләсе төп юнәлеш булып торачак. Чөнки монда проблемалар шактый. Узган ел 94 мең сыер иткә озатылган, бу гомуми терлекнең 36 проценты дигән сүз.

– Безнең республика өчен бу күрсәткеч күп дигәндә 20 процент булырга тиеш, – диде баш ветеринар. – Бракка чыгуның сәбәпләре төрле. Маллар мастит, гинекология авырулары, тын юллары, ашкайнату органнары, аяк авырулары, төрле җәрәхәтләр һәм продуктивлыгы кимү аркасында иткә җибәрелә. Мондый күрсәткечләр белән без бервакытта да төп савым көтүен тутыра алмаячакбыз.

Әлеге мәсьәләгә Марат Җәббаров та басым ясады.

– Бу юнәлештә барлык районнар да тигез эшләми, – диде ул. – Ел дәвамында хуҗалыктагы сыерларның һәм таналарның яртысын бракка чыгарып барган хуҗалыклар бар. Моны булдырмый калу юлларын эзләү һәм чаралар күрү – быелгы төп бурычларның берсе.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү