«Алдынгылар хәрәкәте» киләчәк буынга ничек ярдәм итәчәк?

Ватанны яратырга, Кеше булырга, бергә булырга, хәрәкәттә булырга, беренче булырга. Узган ел оешкан «Алдынгылар хәрәкәте» киләчәк буынны шушы кыйммәтләргә нигезләнеп тәрбияләргә җыена. Бу хәрәкәт кемнәр өчен? Аның әһәмияте нидә? «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы төбәк бүлеге советының беренче утырышында шул турыда сөйләштеләр.

Билгеле булганча, «Алдынгылар хәрәкәте» бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә узган ел оешты. Яңа хәрәкәт бөтен ил яшьләрен бер йодрыкка тупларга тиеш. Татарстанда бу эшне зур ышаныч белән Татарстан Президенты ярдәмчесе Тимур Сөләймановка тапшырдылар.

– Хәрәкәт эшендә балалар һәм яшьләр турыдан-туры катнашачак. Алар кечкенәдән үк үзләрен бу хәрәкәтнең бер өлеше итеп тоярга тиеш, –  диде «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов. – Әлеге хәрәкәт киң катлау балалар һәм яшьләрне берләштерәчәк. Кабатлап әйтәм: актив балаларны гына түгел, ә барысын да. Монда аларның һәркайсы күңеленә хуш килгән, кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль табарга тиеш. Шул рәвешле без балалар һәм яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итәчәкбез.

Берәү дә читтә калырга тиеш түгел. Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, республиканың һәр районында иҗтимагый штаблар, ә мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм башка уку йортларында махсус клублар оештырылачак.

– Хәзерге вакытта «Алдынгылар хәрәкәте» ярдәме белән бөтен илдә битараф булмаган педагоглар һәм остазлар, балалар һәм яшьләрне берләштерә торган зур бер система формалаша. Шунысы мөһим: бу хәрәкәт – моңа кадәр балалар һәм яшьләр белән эшләүче башка хәрәкәтләр һәм оешмаларның көндәше түгел, ә аларны берләштерүче, – диде ул.

Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары Марат Хисамиев хәрәкәтнең берләштерү функциясенә аерым басым ясады.

– Моңа кадәр эшләп килгән оешма һәм хәрәкәтләр җитәрлек булган булса, яңа хәрәкәт барлыкка килмәс иде. «Алдынгылар хәрәкәте» аларның эшчәнлеген тагын да куәтләп җибәрәчәк, әмма берсен дә алыштырмаячак, – дип тәгаенләде ул.

Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте» 13 юнәлештә эшләячәк. Алар – мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәр, мәдәният һәм сәнгать, иреклеләр, ватанпәрвәрлек, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа, дипломатия һәм халыкара мөнәсәбәтләр, экология, туризм, туган тел, милли мәдәният һәм традицияләр.

Ике канат

Тимур Сөләйманов сүзләре белән әйтсәк, «Алдынгылар хәрәкәте»нең ике канаты һәм төп хезмәттәшләре – Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Яшьләр эшләре министрлыгы. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин фикеренчә, төп бурыч – илебездә яшәүче балаларның, яшьләрнең, укытучыларның, әти-әниләрнең, гомумән, җәмгыятьнең илдә барган вакыйгаларга карашын үзгәртү.

– Идеологиясез узган 30 елның нәтиҗәсе нинди булуын күрәбез. Яшь буын тәрбия алмады, дип әйтәсем килми. Әмма нәкъ менә дәүләт дәрәҗәсендәге, шул ук вакытта балаларны да, әти-әниләрне дә, белем бирү системасын һәм башкасын да колачлаучы хәрәкәт бик вакытлы төзелде. Әйткәнемчә, ул бик зур катлауны колачлый. Әмма ул ихтыяри булырга тиеш. Инде хәзердән үк әти-әниләр һәм укытучылар арасында бу җәһәттән кайгыручылар бар. Без монда берәүне дә мәҗбүриләп китерә алмыйбыз һәм тиеш тә түгел. Ә менә яшь буынны кызыксындыру чараларын булдыру – безнең кулда, – диде ул. – Билгеле, бу хәрәкәтнең нәтиҗәсен бүген-иртәгә генә күрү – мөмкин хәл түгел. Бүген без киләчәкне кайгыртып эшлибез.

Бу сүзләрне яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та куәтләде.

– Татарстанның яшь буын белән эшләүдә шактый тирән һәм уңышлы тәҗрибәсе бар. Шушы тәҗрибәне туплап, ике зур вектор – белем бирү системасы һәм яшьләр белән эшләү системасын берләштереп эшләргә кирәк булачак, – диде ул.

Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, «Алдынгылар хәрәкәте»нең төп аудиториясе – 4 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр. Ләкин хәрәкәттә катнашучылар, яшькә бәйле үзенчәлекләрдән чыгып, берничә төркемгә бүленәчәк. Һәр яшь өчен сүз һәм фикер җиткерүнең юллары да төрле булачак. Әйтик, 4–7 яшьлекләр өчен ул – мультфильмнар, төрле уеннар һәм уенчыклар, җырлар һ.б. булса, 16–18 яшьлекләр өчен – кино, интернет, блогерлар, музыка һ.б.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү