Татарстанда укытучыны интернетта урнаштырылган интим фотосурәтләр аркасында эштән алганнар

Декабрьдә Татарстанда музыка укытучысын интернетта үз интим фотосурәтләрен бастырган өчен эштән алганнар. Бу хакта Татарстанныж Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары Рәмис Мөҗипов сөйләде.

«Мондый очракларның аз булуы сөендерә. Әйе, бу турыда сөйләү күңелсез, әмма дәшмәү дә мөмкин түгел», — дип билгеләде Мөҗипов.

Барлыгы бер ел эчендә департаментка 1 666 мөрәҗәгать килгән. 137 педагогны дисциплинар җаваплылыкка тартканнар, 21 хезмәткәрне эштән алганнар. Шулай ук мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 31 кисәтү игълан ителгән. Ахырда, Мөҗипов балалар һәм укытучыларның хокукларын яклау буенча эш дәвам иттереләчәк кенә түгел, ә быел шактый көчәйтеләчәк, дип белдерде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү