«Эчәр суым – кара мазут»: Аеш авылында суның сыйфатына зарланалар

Актаныш районының Аеш авылыннан менә мондый эчтәлектәге хат килеп иреште: «Авылда яшәүче әниебезгә кунакка кайткан идек. Эчә торган суларына шаккатып килдек. Бер көн эчендә минем кулларым җир төсенә керде. Авыр, пычрак эшләр дә эшләмәдем югыйсә, ә бары тик табак-савыт кына юдым. Савытларга, кулларыма берегеп каткан майны һич бетерә торган түгел. Шушы суны авыл халкы эчү өчен дә куллана бит. Нәрсә эшләп карарга икән безгә?» Вазгыятьне үз күзләребез белән күреп бәяләр өчен, без районга кузгалдык.

Эчәр суым – кара мазут

Аеш – Актаныштан 11 чакрым көньяктарак, Башкортстан чигендә урнашкан авыл. Биредә 320 кеше яши. Халык белән аралашкач, биредә су сыйфатының озак еллар җыелып килгән, хәзер инде чыдамаслык дәрәҗәгә җиткән проблема булуына инандык.

– Мин – шушы авылда туып, шушы нигездә үскән кеше, – дип сөйләде Аешта яшәүче Сәрмәдия Йосыпова. – 40 ел Себердә яшәгәннән соң, сигез ел элек ирем белән туган нигезгә кайттык. Безнең авылда су проблемасы гомер-гомергә булды, тик ул елдан-ел тирәнәя, суның сыйфаты начарая гына. Аеш суы бернигә яраксыз. Аны эчү түгел, хуҗалыкта да файдаланып булмый. Шуңа күрә авылга күченеп кайткач, үзебезгә скважина казытырга булдык. Тик анысы да эчәргә яраксыз булды. Анализларын тикшерткән идем, начар чыкты.

Краннан аккан суның сыйфаты начар булгач, авылда күпчелек кеше кое казыткан. Хуҗалыкка тотар өчен шуннан файдалансалар, эчәр суны күрше авыл чишмәләреннән ташыйлар икән. Фильтр куючылар да бар, тик анысы да озакка чыдамый.

– Суны фильтр белән генә яхшыртып булмый, ул бер атнага да җитми, – ди Адилә Харисова. – Аешның суы элек-электән сап-сары иде. Тик соңгы вакытта кызыл балчыкны кара май алыштырды. Халыкның җелегенә үткән, телдән төшмәгән проблема бу.

Сәрмәдия ханымның гаиләсе дә савыт-саба юарга суны берничә кат фильтрдан чыгара. Эчәр өчен Мерәс авылыннан ташыйлар.

– Аешта чишмәләр юк. Кое казытмаган, чәйне кран суын кайнатып эчкән кешеләргә бигрәк тә авырга туры килә. Минем үземнең дә энекәшләр кран суыннан файдалана. Чәй эчкән чашкалары каралып чыга, су торбалары ашала. Чиләкләрендә кызыл балчык чайкалып тора. Су – кешегә дә, малга да иң кирәкле әйбер бит югыйсә, – диде ул.

– Чәй эчкән чашка кап-кара булып кала шул. Краннан агызып алганда, суның төсе бернәрсәсе белән дә аерылмый кебек, тик зуррак савытка агызып, бераз тотсаң, ул сап-сары була. Күптән түгел генә өч фазалы фильтр алган идем. Белмим, ул җиңә алырмы икән, – диде исемен әйтергә теләмәгән тагын бер аешлы.

Халык сүзләре буенча, башнядан килгән су халык ихтыяҗларына җитми, шуңа күрә аларны елга суы белән тәэмин итәләр. Шимбә-ял көннәрендә, җәен, ягъни су күбрәк агызылган көннәрдә, сыйфаты, төсе тагын да начарлана икән.

– Суның исе дә сасы, тәме дә тәмсез. Саз тәмнәре килә, дип әйтүчеләр бар. Үземнең аннан суалчаннар, төрле бөҗәкләр чыгуын күргәнем булды. Бервакыт энекәшләрдә мунчаның кайнар су багыннан күбек чыгып күтәрелгәнен күреп, куркып киттем. Энекәш аның тозлы су булуын әйтте. Безнең әле скважина суы була торып та, 200 литрлы мичкәгә су җыелганчы, асты кап-кара ком белән тула, – диде Илфак Йосыпов.

Авыл халкы әйтүенчә, суларның сыйфаты нефть аркасында начар булырга мөмкин, чөнки биредә озак еллар “кара алтын” чыгаралар.

– Узган елның октябрендә ишегалдында скважина казытырга теләп, бораулаучылар чакырган идек. 40 метрдан су чыкмады, тагын да тирәнгәрәк төшеп тә тормыйбыз, Аешта суны нефтчеләр бозып бетерделәр, суга нефть кушылган, дип китеп бардылар, – дип әйтте Сәрмәдия Йосыпова. – Елганың икенче ягындагы урамнарда сулар чиста. Шул якта яхшы, тирән скважина казытып, су манарасы куйсалар, проблема хәл ителмәс иде микән? Миңа калса, техник яктан хәл ителә торган мәсьәлә. Авыл буенча уза торган су торбасын да чистартырга кирәк.

Халык әйтүе буенча, Актаныш районының башка авылларында да кешеләр эчәр суга тилмерә. Аешның күршесе Кәзкәй, Качкын авылларында да суның сыйфатыннан зарландылар.

Эшлисе иде

Әлеге мәсьәлә буенча без Аеш авыл советы башлыгы Дилүс Әхәтов белән дә сөйләштек.

– Үземне дә бик борчый инде бу сорау, – диде ул. – Суның сыйфатына скважина төбендәге балчыклар болганып кушылу йогынты ясаган булырга мөмкин. Нефть тә булуы бар. Кайчандыр бер тикшергәндә, суның составында тимер күбрәк чыккан иде. Узган ел көзен суның сыйфаты тагын да начарланды. Моңа кадәр андый ук дәрәҗәдә түгел иде. Узган ел иске скважиналарны бераз чистартып, суүткәргеч торбаларын караган идек, ләкин аның әллә ни файдасы булмады.

Дилүс Әхәтов су сыйфатын яхшыртуның берничә юлы барлыгын әйтте.

– Аның беренчесен «Чиста су» программасы аша тормышка ашырып буладыр дип уйлыйм. Шуңа күрә миңа хәзер ничек тә әлеге программага керергә тырышырга иде. Икенче юлы – су чыганакларын үзебез эзләтеп карау. Быел әллә үзара салым акчасына булса да су чыганагын тикшертеп, табылган очракта, бораулап карыйм микән дип уйлыйм. Тик миңа кадәр эшләүчеләр дә берничә җирдә скважина казытып караган булганнар, яхшы су чыганагын таба алмаганнар, яки суы бик тиз беткән.

Актаныш хакимияте авыллардагы су проблемасын ничек хәл итә икән соң? Администрациянең матбугат сәркатибе Руслан Усманов әйтүенчә, районда су проблемалары «Чиста су» дәүләт программасы ярдәмендә хәл ителә.  Узган ел Татарстан муниципаль берәмлекләре советы грантлары ярдәмендә 4 млн сумнан артык һәм 9 млн сум үзара салым акчаларына эшләр башкарылган. Шулай ук, «аварийный запас» та шактый ярдәм иткән. Билгеле булганча, нефтьчеләрнең чишмәләрне төзекләндерү һәм суның сыйфатын саклау максатыннан махсус программалары бар. Тик моңа кадәр Актаныш аларда катнаша алмый иде. Быел исә бу мәсьәләдә зур яңалыклары бар икән.

– Актаныш, ниһаять, 2023 елдан нефть районары сафына керде, – дип, сөенечләре белән уртаклашты Руслан. – Узган ел гына районда 520 мең тонна нефть чыгарылган, тик моңа кадәр без аларның бер генә грантларына да дәгъва кыла алмый идек. Быелдан башлап барлык авыл җирлекләре дә әлеге мөмкинлектән файдалана башлар, дип уйлыйм.

Аешта су белән проблема барлыгы көн кебек ачык булса да, авылга килеп кергәч, зарлары турында ачылып китеп сөйләрлек, тулы мәгълүмат бирерлек кешене табу җиңел булмады. Кемгә генә сүз катсак та, ярты сүздән туктап калалар, күзләрен аска төбиләр, бер-берсенә карашалар, яки исемнәрен әйтергә куркалар.  «Безнең бит әле монда яшибез бар», «Авыз ачсак, печәнсез, ашлыксыз калабыз» дигән сүзләрне дә күп ишетергә туры килде халык белән аралашканда. Проблеманың үзара гына сөйләшеп, кесә эчендә йодрык төйнәп яки социаль челтәрләрдә зарланышып кына хәл ителмәячәген күптән аңларга кирәк югыйсә. Аның өчен авыл советына да, халыкка да бердәм булып, тел яшереп калмыйча, эшне нәрсәдән дә булса башларга кирәк. Ә аңлавыбызча, проблеманы чишәргә ярдәм итү юллары бар.

Эчәргә куркыныч

Казанга кайткач, без Аештан алып килгән суны Татар төбәкара ветеринария лабораториясенә тапшырдык. Тикшерүче хезмәткәрләр шунда ук: «Анализлар начар булыр, ахры. Тышына ук чыккан. Каян таптыгыз сез моны?» – дип алып калганнар иде. Чыннан да, су анализлары көтелгән нәтиҗәләр бирде.

– Күптәннән мондый начар су белән эшләргә туры килгәне юк иде, – дип шәрехләде анализ күрсәткечләрен лабораториянең директор урынбасары Айдар Садриев. – Суның химик составы алай ук начар түгел, нормада дип әйтсәк тә була. Ә менә микробиологик анализ бик начар. Микроблар, энтерококклар, эчәк таякчыклары һәм башкалар – барысы да нормадан берничә тапкыр артып китә. Бу суны кайнатмыйча эчәргә һич ярамый, хәтта куркыныч. Кызганыч, без суның составында нефть булу-булмауны тикшермибез. Бәлки, анысы да бардыр.

КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының геология һәм гидрогеология кафедрасы доценты, фәннәр кандидаты Рөстәм Мусин әйтүенчә, нефть чыгару аркасында җир асты суларына, чыннан да, зыян килә. Актаныш районында тикшеренүләр үткәрмәү сәбәпле, төгәл мәгълүмат әйтә алмаса да, нефть чыгып килгән кайбер районнарга тукталды. Әйтик, 1950 нче еллардан бирле нефть чыгарылган Әлмәт, Лениногорск, Баулы районнарындагы Ромашкино, Баулы, Яңа Елхово чыганаклары территорияләрендә чишмәләр күп булса да, яхшыларын табу – бик зур проблема. Мондагы чишмәләрнең суы тозлы, каты, башка микроэлементларның да тиешле нормадан артыграк булуын әйтте белгеч.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләре буенча, узган ел 10 меңгә якын кешенең эчә торган су сыйфаты яхшыртылган. Моңа суүткәргеч челтәрләр төзү, чишмәнең каптажын төзекләндерү, яңа скважиналар һәм суүткәргечләр бораулау юлы белән ирешкәннәр. Белгеч әйтүенчә, авыл халкын сыйфатлы су белән тәэмин итү, шәһәрнекеләр белән чагыштырганда, катлаулырак һәм чыгымлырак. Тикшерү нәтиҗәләре 160 мең кеше яши торган 150дән артык авылда һәм бистәдә суның катылыгы – 25 тапкыр, ә составында тимернең 10 тапкыр артып китүен күрсәткән.

– Җир асты су чыганакларын төзекләндерүгә бәйле вазгыять тә акрынлап үзгәрә, – диде ул. – Аларның һәр бишенчесе санитар таләпләргә җавап бирми. 2020 елда унике районның 40 скважинасында санитар саклагыч зоналарын төзекләндерү буенча чаралар үткәрелде. Аңа карамастан, Мөслим, Тукай, Минзәлә, Менделеевск районнарында вазгыять катлауланды гына.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе мәгълүматлары буенча, узган ел Татарстанда барлыгы 31549 су пробасы алынган. Скважиналардан алынган пробаларның – 711е (6,7 проценты), су чыганакларының 585е (2,8 проценты) санитар-химик һәм микробиологик күрсәткечләр буенча гигиена таләпләренә җавап бирмәгән.  

Зөһрә Садыйкова

 


3 фикер

  1. Аешта су коточкыч. Бер ике тарелка б.н бер ике кружка юсан,кулдан карасы бер атнасыз бетми.

  2. Әйе шул. Искиткеч! Үзе пычрак, үзе исле. Берничә кат марля(арасына мамык куеп) аша чистартып карамакчы идем. 3 литрлы банка тулганчы марля кап-кара булды.

  3. Без кунакка гына кайтып китэбез,э эти-энилэребез шушы суны кон дэ куллана.Анын эле исе генэ ни тора,улэксэ яткан ислэр килэ.Чынлап тотынсан,чишэ алмаслык проблема юк,житэкчелэребезгэ,авыл халкына бердэм булып,Сэрмэдия ханымнын сузлэрен куэтлэп,бергэлэп тотынырга кирэк.Су яшэешнен ин кирэкле,беренче чыганагы.Барыбызнын да сэламэтлеге шуннан тора.

Фикер өстәү