ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлашу турында рәсми мәгълүмат барлыкка килде.
Хушлашу тантанасы дүшәмбе 30 гыйнварда Казан дәүләт медицина академиясе бинасында узачак. Адресы: Бутлеров урамы, 36 йорт. Ул иртәнге 8.30 да башлана.
Гражданнар панихидасы 10.30 да башлана.
Марат Садыйков Мирный бистәсендәге зиратта җирләнәчәк.
«Татар-информ» га ТР Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы белән хушлашканда Маяковский урамы участогында, Бутлеров урамыннан Ульянов-Ленинга кадәр хәрәкәт итү вакытлыча чикләнәчәк. Машина кую урыннары панихидага килүчеләр өчен генә эшләячәк.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat