Рөстәм Миңнеханов Марат Садыйковның тормыш иптәшенең кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның тормыш иптәше Динара Илгизәр кызының кайгысын уртаклашты. Министр 53 яшендә вафат булды.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат

«Бу Сезнең өчен, республикабыз өчен зур югалту. Арабыздан тәҗрибәле, абруйлы җитәкче һәм талантлы табиб китте”, — диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Марат Садыйков Татарстан сәламәтлек саклау системасын ныгытуга, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында экстрен медицина үзәген булдыруга, татарстанлыларның тормышы һәм сәламәтлеге көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертте.

«Профессионализм һәм эшчәнлек үрнәге, ул һәрвакыт эшкә күп көч һәм энергия бирә иде, хезмәттәшләре һәм пациентлары арасында лаеклы хөрмәт казанды. Безнең белән юмарт күңелле һәм кайнар йөрәкле бу искиткеч кеше турында якты рәхмәт хатирәсе, аның армый-талмый хезмәт нәтиҗәсе кала. Ихлас күңелдән кайгыгызны уртаклашам, Сезгә бу хәсрәтле көннәрдә көч һәм түземлек телим. Шулай ук сезнең балаларыгызга, барлык туганнарыгызга һәм якыннарыгызга теләктәшлек сүзләрен җиткерүегезне сорыйм”, — диелә телеграммада.


Фикер өстәү