Татарстан Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның тормыш иптәше Динар Илгизәр кызының кайгысын уртаклашты. Министр 53 яшендә вафат булды.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат
«Безнең арабыздан медицина профессионалы, үзен туган республикасына хезмәт итүгә багышлаган һәм һәр кеше өчен мөһим булган сәламәтлек саклау тармагын үстергән шәхес китте», — диелә телеграммада.
Әсгать Сәфәров билгеләп үткәнчә, Марат Садыйковның күпьеллык эшчәнлеге Гиппократ антына тугрылыкның, зур хезмәт сөючәнлекнең, үзенең күркәм хезмәтенә җаваплы мөнәсәбәтнең лаеклы үрнәге булды һәм медицина бергәлегендә югары абруй казанды һәм күп санлы пациентлар аңа рәхмәт белдерде.
«Марат Наил улының вакытсыз арабыздан китүе — Сезнең өчен генә түгел, ә бөтен Татарстан сәламәтлек саклау системасы өчен дә зур югалту. Бу хәсрәтле көннәрдә Сезгә көч һәм түземлек телим. Балаларның, тугры дусларның игътибары һәм ярдәме, бергә узган еллар турында яхшы истәлек бу авыр сәгатьтә Сезгә таяныч булсын», — дип яза Әсгать Сәфәров.
Динар Илгизәр кызының кайгысын уртаклашу телеграммасын шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та җибәрде.
Рөстәм Миңнеханов Марат Садыйковның тормыш иптәшенең кайгысын уртаклашты