ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, хушлашу урынын күчерү турында карар кабул ителде.
Тантана Идел буе туризм һәм спорт институтының Халыкара мәгълүмат үзәгендә: Универсиада авылы, 35 нче йорт адресы буенча узачак.
Хушлашу 8.00 гә планнаштырылган. Гражданнар панихидасы 10.00 сәгатьтә узачак.
Марат Наил улын Мирный бистәсендәге зиратта күмәчәкләр.