84 яшьлек укытучы: “Балаларга эчем поша”

Полиатлон буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, ун тапкыр Россия чемпионы, күп тапкырлар республика күләмендә узган күп кенә ярышларда җиңүче 84 яшьлек Мәннаф Хөҗҗәтов әле дә мәктәп укучыларына физик тәрбия бирә.

– Мин 80 яшемдә укытудан киттем инде. Хәзер исә мәктәпләргә барып укучыларга мастер класлар күрсәтеп йөрим. Балалар физик яктан бик көчсез.15 малайның бер-икесе генә турникта күтәрелә ала. Кайберләре бөтенләй егылып төшә, берничәсе 2-3 тапкыр күтәрелә ала әле. Хәлләре юк аларның. Турникта тартылу телефон сыпырып утыру түгел шул ул, – ди Мәннаф абый. – Егетләргә хәрби әзерлек бик кирәк. Әле менә үз районыбызда спорт ярышы уздырырга дип торабыз. Укучыларны өч төрле спорт төрендә сынаячакбыз. Беренчесе – турникта тартылу, икенчесе чаңгыда шуу, өченчесе ерактан ату. Әлеге мәктәпләргә йөреп әзерлекне тикшерәбез. Февраль башында ярыш булыр дип торабыз.

Мәннаф абый үзен бер дә картка санамый. Киресенчә, әле дә үземне егетләрчә хис итәм, ди. Бүген дә турникта 40 мәртәбә күтәрелә икән әле ул. Йөгерергә дә оста. Кыскасы, дөрес яши. Тиешенчә ашый, спортны үз итә. Элек көрәшкән дә. Күп мәртәбәләр сабантуй батыры да булып калган. Ашавын да сорашкан идек. “Кечкенәдән йөгергәч, ашказаным зур түгел. Әмма көнгә әз-әз итеп 4-5 тапкыр ашыйм. 67 килограмм авырлыгымны тотам”, – ди ул.

Спорт белән дус булуның тагын бер файдасын да әйтте әле ул. Коронавирус вакытында каты итеп авырмаган. Чирне аякта уздырган. Табиблар бу диагнозны куеп та тормаган үзенә. Әмма үпкәләрен тикшерткәч, зарарланганы күренгән. Бу чирне шулай җиңел уздыруын дөрес яшәвеннән күрә.

– Мин үземә бик таләпчән. Иртәнге алтынчы яртыда йокыдан торам да күнегүләр ясыйм. Башта мускулларны җылытам, җиңелчә генә күнегүләр ясыйм, гантельләр күтәрәм, турникта тартылам. Кышын көненә ике тапкыр чаңгыда йөрим, атнасына бер тапкыр булса да, йөзәргә тырышам, – ди ул.

Балаларга да шуны өйрәтәсе килә аның. Мәктәптә укыткан елларындагы егетләр армиядән кайткач килеп рәхмәт әйткән үзенә. Чын ир-ат итеп тәрбияләдегез, диләр икән. Мәннаф абыйның тәрбиягә эче поша да инде. Малайларны дөрес үстермибез, ди ул.

– Тәрбия бирү – хатын-кыз өстенә өелеп калды. Ә бит малай кешене ир-ат тәрбияләргә тиеш. Әни белән үскән бала әллә кайдан күренеп тора. Гәүдәләренә бер карау җитә, – ди ул. – Бар теләгем – балаларны спортка тарту. Телефонда утырып харап булалар бит. Спортны яраткан бала югалмый, сәламәт тә була, авырлыкларны да җиңә ала!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү