Йорт сатуның ние бар? Милек сатканда һәм алганда риелторларның кирәге калмаска мөмкин

Фатир икән – иске йорттан да ярый, машина икән – урыны да булсын! Росреестрның Татарстан буенча идарәсе узган елга нәтиҗә ясады. Яңалык та әйттеләр. Алга таба милек сатканда һәм алганда риелторларның, гомумән дә, кирәге калмаска мөмкин.

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова әйтүенчә, былтыр белгечләр 1 милионнан артык теркәү эше башкарган. Моннан тыш, халыкка 3 миллионга якын дәүләт хезмәте күрсәткәннәр. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу – өчтән бергә күбрәк. Шунысын да әйтик: барлык хезмәтләрнең яртысы диярлек электрон рәвештә күрсәтелгән.

Мисал эзләп ерак барасы да юк. Былтыр белгечләр 38 мең электрон ипотека рәсмиләштергән. Билгеле булганча, Татарстанда ипотеканы теркәү вакытын кыскартуга бәйле яңа проект 2021 елның сентябрендә эшли башлады. «Моңарчы бу эшкә бер атнага кадәр вакыт таләп ителсә, хәзер бер көн дә җитә», – ди Лилия Борһанова. Теркәүне кичектерүгә бәйле җитди сәбәпләр булмаса, әлбәттә. Проектның исеме дә җисеменә туры килә.

– Былтыр «Бер тәүлек эчендә ипотека» проекты кысасында, барлык электрон ипотекаларның 73 проценты бер көндә теркәлде, – диде җитәкче урынбасары.

Аның әйтүенчә, узган ел яңа торак базарында вазгыять үзгәргән.

– Төзелештә өлешләп катнашуга бәйле килешүләр саны – 18 меңгә, ягъни 11 процентка азрак теркәлде. Саннар кризиска кадәрге 2019 ел белән тигезләште, – диде Лилия Борһанова. – Аның каравы автомобильгә аерым урын сатып алучылар саны 18 процентка артты.

Ел йомгакларына багышланган очрашуда моны яңа торак комплексларының уңайлыклары күбрәк булуы белән аңлаттылар. Гомумән алганда, узган ел республикада 95 меңгә якын ипотека рәсмиләштергәннәр. Елның икенче чирегендә кредит алучылар саны кимүе дә күзәтелгән.

– Бу җәһәттән, дәүләт программалары торак базарын җанландырды. Былтыр Татарстанда яшәүче 6 мең 500дән артык кеше ташламалы ипотека рәсмиләштергән. Республика күләмендә 600ләп авыл ипотекасы теркәлгән. Исегезгә төшерәбез: ташламалы ипотека 2024 елның 1 июненә кадәр, ә авыл ипотекасы чиксез вакытка озайтылды, – диде җитәкче урынбасары.

Киләчәктә фатир сату-алу эше тагын да җиңеләергә, ә иң мөһиме, моңа бәйле чыгымнар кимергә мөмкин. Ник дигәндә, Росреестрның Татарстан буенча идарәсе яңа суперхезмәт гамәлгә кертергә җыена. «Минем торак» сервисы ярдәмендә үз торагыңны сатарга һәм шунда ук яңасын эзләргә мөмкин булачак, дип ышандыралар. Рәхәт бит, килешү төзү өчен өйдән чыгып та торасы юк. Сату-алу онлайн рәвештә генә башкарылачак. «Әлеге сервиста сатудагы күчемсез милек турындагы бөтен кирәкле мәгълүматны да табып булачак», – диде Лилия Борһанова. Мәсәлән, элеккеге хуҗаларның фатир өчен коммуналь түләүдә бурычлары бармы-юкмы икәнен ачыклау өчен компьютер төймәсенә генә басарга кирәк булачак. Тик бераз сабыр итегез. «Минем торак» сервисы ел ахырында эшли башлаячак, дип көтелә. «Онлайн хезмәт булгач, риелторларның да кирәге калмыймы?» – дип тә сорадылар белгечтән. Җавап итеп: «Бу эш җиңеләячәк», – диде ул.

Белгеч сүзе

Лилия Борһанова, Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары:

– Ипотекага сатып алган фатирны кредит түләп бетергәнче үк кире сатарга мөмкин. Моның өчен кредит оешмасыннан рөхсәт алырга кирәк. «Бурыч»лы фатирны сатканнан соң, кредит түләү милекнең яңа хуҗасы җилкәсенә төшәчәк.

Эльвира Вәлиева

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү