«Холокост» фаҗигасы нигә кирәк булган?

Бары кайсыдыр милләт вәкиле булган өчен генә санаулы вакыт аралыгында юк ителгән берничә миллион кеше хакында ишеткәнегез булдымы сезнең? Әллә кайсы ерак дәверләрдә түгел, әле узган гасыр уртасында гына. Ихтимал, «холокост» дигән сүзне ишеткән җәһәттә дә, 4–5 ел эчендә планлы рәвештә кыелган 6 миллион (!) җан, системага салынган үтерешләр турында һәркем дә белеп бетермидер. Язма – нәкъ менә «холокост» дип аталган фаҗига хакында. Чөнки узган атнада, ягъни 27 гыйнварда шул явызлык корбаннарын искә алу көне булды.

Кешелекнең берничә мең елга сузылган тарихында дәвамлы геноцидлар, этноцидлар, башка сыймас бүтән олы җинаятьләр күзәтелмәгән түгел, күзәтелгән. Нацистларның яһүд милләтеннән булган кешеләрне, аерым алганда аларның Европа кыйтгасында яшәгәннәрен эзлекле рәвештә үтереп килүе – моннан сиксән ел элек кенә кылынган иң масштаблы вәхшәт һәм геноцид. Фашизм эшләгән кабахәтлекләр арасында әлеге җинаять  аерым урын алып тора.

Дәүләтсез милләтләр дәүләтсезлек китергән михнәтләр белән бәхетсез. Узган гасырның утызынчы еллар азагы, кырыгынчы еллар башында «Израиль» дигән илнең әле әсәре дә булмый. Бөтен дөнья буенча сибелгән яһүдләр Германиядә дә, нацистлар басып алган, алачак башка илләрдә, мәсәлән,  Польшада, СССРда, Румыниядә, башка тарафларда үз җайларына күпләп яшәп ята. Бөтендөнья яһүд конгрессы китергән саннарга караганда, сугыш алды елларындагы 16,6 миллион яһүднең 10 миллионнан артыгы Европада гомер кичергәне билгеле. Тоташ җәбер-золымнар башланганчы, Европа яһүдләре, титуллы милләтләрнең кырынрак карашын тойган хәлдә дә, алай начар яшәмәгән. Ул милләткә хас гыйлемлелек, үткерлек, үҗәтлек, үзара ярдәмләшү кебек сыйфатлар, иленә, җиренә карамастан, үз нәтиҗәсен биреп торган. Кайчакларда хәтта артыгы белән: эре банкирлар, предприятие хуҗалары, дәрәҗәле коммерсантлар яһүд милләте вәкилләре арасында күбрәк тә күзәтелгән.

Германиядә властька Гитлер килгәннән соң хәл кискен үзгәрә. Язуларынча, фюрернең дуамал башына, хакимияткә килгәнче үк, яһүдләрнең читләр канын суырып, читләр хисабына яшәүче паразит халык булуы турында антисемитизмның иң реакцион чагылышы булган фикер инде кереп урнашкан була. Катнаш никахлар төзеп, алман милләтенең чисталыгын юкка чыгаручылар, кан бутаучылар да шулар икән бит. Немецны узып, яхшы тормыш-көнкүреш көйли белгәннәр дә, рибачылыкны үз итеп, һавадан акча ясаган, шул юл белән башкаларны фәкыйрьлектә тотучылар да – Муса-Моисей уллары яһүдләр икән. Гомумән, Җирдәге иң югары сортлы милләт – ариецлар янәшәсендә яшәп, алардан акыллы, уңган, уңышлы булуны – андый оятсызлыкны – аларга күпме кичереп килергә мөмкин? Бигрәк тә титуллы халыкка авыр вакытларда…

Инде күптәннән китап киштәмдә Иоахим Фест исемле авторның өч томлык китабы ята. «Гитлер» дигән албастының яралу, немец милләтен коточкыч җинаятьләргә тарту – 65 миллион кешенең башын ашаган Икенче Бөтендөня сугышын башлау – сәбәпләрен фәнни хезмәт рәвешендә бәян иткән ул. Анда шундый юллар бар: «Фюрерлар теге яки бу халыкның мессия, коткаручы көтүе аркасында туа. Андыйлар, аңлаешлы идеология – милләтнең тирәндә яткан мин-минлегенә тиярлек, шуны өскә калкытып чыгарырлык теория тудырып, аның башкалардан өстенлеген раслый, массаларны шуңа ышандыра да исертелгән халыкны соңыннан теләсә нинди җинаятькә этәрә».

Немец халкы, дөньяга күпме даһиларны биргән бөек милләт ни өчен, нинди сәбәпләр аркасында коткаручы көткән соң? Ни өчен милләтне күпме дәверләр янәшә яшәгән халыктан – яһүдләрдән дә коткарырга кирәк булган? Биредә барысы да Беренче Бөтендөнья сугышына, Германиянең андагы җиңелүенә, илне күп нәрсәләрдән тыйган хурлыклы Версаль килешүенә, фюрерның гына түгел, немец халкының да уй төпкелендә яткан реваншка, яңадан «кеше булу» теләгенә барып тоташа. Фюрер җиңелүдә яһүдләр өлешен дә күрә. Имеш, ул акча коллары, төгәлрәге – корал, башка төрле сугыш кирәк-яраклары җитештерүче яһүд фабрикантлары бәрелешләр иң кызган вакытларда үз продукцияләренә әледән-әле бәя арттырып торган. Баш редакторлары шул милләт вәкиле булган газеталар патриотик рухны сакламаган. Сәүдәгәрләр исә, иң кирәкле товарларны башта яшереп, ясалма дефицит тудырып, соңыннан шуны ук кибетләргә ике, өч бәясенә чыгарган, һ.б.

Тоталитар дәүләткә тышкы дошман гына түгел, аның эчкесе дә бик кирәк – антисемитизм шушы һәм башка күпсанлы ялалар аркасында нацизмның состав өлешенә әйләнә дә инде. Баштагы еллардагы чикләү, хокуксызлык 1942 елдан соң, басып алган бөтен территорияләрдә «Яһүд мәсьәләсен ахыргача хәл итү» («Окончателное решение еврейского вопроса») доктринасына барып тоташа – зур шәһәрләрдәге яһүд геттоларына җыйган халыкны шул милләт вәкилләрен юк итү өчен махсус төзелгән концлагерьларга озатулар китә, крематорийлар эшли башлый…

«Уңышларны кичермиләр» («Успехов не прощают») – кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә андый күңелсез күренеш очрап тора. Ике мең ел буе барган дәүләтсезлектә яһүд халкы, юкка чыкмау гына түгел, шул дәүләтсезлек даими китереп торган кагуларга да көч кулланмыйча каршы торырга, үз дигәнен эшләргә өйрәнгән. Егерме гасыр буе үзен саклап килә алган, ул гынамы, җайлашуда бар булган башка халыкларны уздырган, кыенлыклар чыныктырган, кайда яшәвенә карамастан, уңышлы була белгән бүтән кавем Җир йөзендә юк. Әйе, күп ил-җирләрдә аларның яши белүен, уңышларын чыннан да кичермәгәннәр, каныгып торганнар. Россиядә дә революциягә чаклы яһүд погромнары еш кабатланган, «бей жидов!» өндәве ишетелгәләп торган. Башкалаларда, кайбер зур шәһәрләрдә яшәргә аларга гомумән дә ярамаган. Германия очрагында исә «уңышларны кичермәү»гә, уйдырма рәвешендә булсалар да, башка «гөнаһ»лар да өстәлеп, күренеш гипертрофик төсмер алган, миллионлаган яһүднең башын ашаган…

Җир йөзендә начар кешеләр бар, начар халыклар юк. Начар кешеләр без сөйләгән милләт турында әле бүген дә төрле уйдырмалар чыгарырга, конспирологиягә кереп китәгә, яһүдиләр тудырган ниндидер яшерен дөньяви хөкүмәт, аның әшәкелекләре хакында гәп куертырга яраталар. Олылар өчен язылган андый әкиятләргә ышанганчы, башка кавемнәргә, шул исәптән безгә – татарларга да ул халыктан үрнәк аласы, алардагы үҗәтлеккә, үзара дуслыкка, язмыш китергән сынауларга бирешмичә, үз-үзең булып калырга өйрәнәсе иде.

       Наил Шәрифуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү