Йомгак чуала, төеннәр арта: Россиядә изоляция һәм санкцияләргә бәйле проблемаларның зур йомгагы төенләнә

«Коммерсантъ» нефтьчеләрнең Россия тимер юллары компаниясенең нефть продуктларын көнчыгышка ташудан бик еш баш тартуыннан зарлануы турында яза. 5 февральдә эмбарго үз көченә кергәч, хәл катлауланыр дип куркалар.

Бик зур нефть эшкәртү заводлары (арада Татарстанның ТАНЕКОсы да бар) тимерьюлчылар белән уртак тел таба алмый. Мәсьәләне Энергетика министрлыгы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт дәрәҗәсенә күтәреп караганнар, әмма хәл ителмәгән. Продукцияне озата алмау җитештерүнең кимүенә китерәчәк, компанияләр шулай дип чаң суга. Илнең көнчыгыш төбәкләре нефть продуктлары кытлыгы кичерә башларга да мөмкин. Сүз экспортка озатыла торган чимал турында бармый. Тимерьюлчылар акланалар, әмма, күрәсең, барлык чимал товарларын көнчыгышка берьюлы боргач, куәтләре җитми.

Банкирларның үз кайгысы: табыш 2015 елдан соң иң түбән дәрәҗәдә. 2021 елда банклар 2,4 триллион сум табыш алган булсалар, 2022 ел нәтиҗәләре 11,8 тапкыр түбәнрәк. Беренче яртыеллыкта 1,5 триллион сумлык зыян да күрелгән әле, вазгыять көзгә таба гына табышлыга әйләнгән.

Халык куллануы товарлары базарында да хәл сөенечле түгел. Беренче карашка базар 13,6 процентлык үсеш күрсәткән, ягъни саннарга карап, барысы да яхшы дип сөенерлек. Әмма үсеш – инфляция нәтиҗәсе. Реаль куллану тискәре сан күрсәтә: –3,4 процент. Бу 2014–2015 еллар кризисыныкына караганда да начаррак. Ул чакта түбәнәю 1,5 процент кына булган. Түбәнәюнең төп сәбәбе – халыкның реаль керемнәре кимү. Россиялеләр чыгымнарын оптимальләштерә, диләр белгечләр. Оптимальләштерү айдан-айга, кварталдан-кварталга көчлерәк сиздерә. Дүртенче кварталда халык көндәлек кирәк-яракларны гына түгел, азык-төлекне дә кимрәк сатып ала башлаган.

Соңгы айларда сәүдә үзәкләрендә зур янгыннар күзәтелде. Бу иминиятләштерү базарында хәлне кискенләштергән. Янгыннардан иминиятләштерү бәяләре 2023 елда 5–20 процентка кыйммәтләнгән. Иминиятләштерүчеләр янгын сәбәпләрен тикшерүгә дә игътибарлырак һәм таләпчәнрәк була башлаган. Әгәр сәүдә үзәгендә янгынга кадәр кимчелекләр табылган булса, зыянны каплату кыенлашкан.

Бизнеска үткән елда өстәмә салымнар һәм штрафларны да ике тапкыр диярлек күбрәк түләргә туры килгән. Салымнар күбрәк җыелуга карамастан, дәүләт әҗәте 2,2 триллион сумга үскән.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү