Кем көчлерәк? Кариев театрында – наркотикларга бәйлелеккә каршы көрәш кыйссасы 

Көчсезлекне күрсәтергә көч кирәк. Бәйлелеккә каршы көрәшкәндә дә иң авыр адым – бәйлелектә булуыңны тану. Кариев театрындагы чираттагы премьера наркотикларның кеше тормышын ничек итеп җимерүен һәм аңа каршы торуның ни дәрәҗәдә авыр булуын күрсәтте. «12 адым» гына кебек, ә асылда…

…физик кына түгел, ә рухи һәм әхлакый яктан да «җимерелгән» шәхесне яңадан «җыю»ны сәхнәдән күрсәтү – шактый катлаулы нәрсә бит. Тамашачың яшь булса, бигрәк тә. Кариев театры документальлек юлыннан киткән һәм сюжет сызыгын эчкечелек һәм наркотикларга бәйлелекне дәвалауда кулланыла торган «12 адым» программасына «үргән». Спектакль үзе дә «12 адым» дип атала.

– Әминә (режиссеры Әминә Миндияр. – авт.) үзе дә, артистлар да реабилитация узган бәйле кешеләр белән очрашты, хәзерге вакытта наркоманиядән котылу программасы буенча дәвалана торган кызлар-егетләр белән аралашты, «12 адым» вәкилләре белән эшләде. Зарарлы матдәләрнең җирәнгеч якларын күрсәтә торган спектакль чыгару театр өчен дә – зур стресс, – дигән иде Кариев театры директоры Луиза Шарова.

Яшьләр ни өчен наркотикларга сузыла соң? Бу очракта рәхәтлеккә чыдый алмаганга күрә. Төп герой – бик бай гаиләдә үскән, әти-әнисе игътибары урынына акча белән алданган Камил (Рамил Вафин һәм Илсаф Нәҗипов).

– Ата кеше – бизнесмен. Балага игътибарлары җитми калган. Эш белән мәшгуль булып, бөтен «каприз»ларын үтәп, баланың шундый юлга кереп китүен сизмәгәннәр. Спектакльдәге төп мәгънә: әгәр бала бәйле кешегә әйләнгән икән, аны гына түгел, бөтен гаиләне дәваларга кирәк. Бу – бөтен гаиләнең проблемасы, – ди Камилнең әтисен уйнаучы Фәнис Кәлимуллин.

Камилнең йөргән кызы бар. Алинә (Рузанна Хәбибуллина) шулай ук бай гаиләдә тәрбияләнгән булса кирәк. Әти-әнисе Алинәдән «гений» ясамакчы. Наркотик татып карауның беренче сәбәбе – рәхәтлек булса, икенчесе үзенә күрә баш күтәрү.

Өченче герой Артурны Муса Камалов уйный. Ул – башкаларга иярүче, хәтта дусларын туктатырга да тырышып караучы персонаж. «Безнең бит барысы да бар. Нәрсә җитми безгә тагын, ә?!», «Мине менә нәрсә борчый: без бит аннары туктый алачакбыз?» – Артурның сүзләре.

Өч дусның наркотиклы тормышы бары караңгы төсләрдә генә күрсәтелгән. Тора-бара яшьлекнең иң матур чорын кичерүче үсмерләрнең йөзендәге нур юкка чыга, ачык төстәге киемнәрен сәләмәләр алыштыра. Наркотик сатып алырга акчасы беткәч, Алинә фахишәлек юлына баса. Һәм бу «сазлык»тан бары Камил генә чыгу юлын таба…

Рольләргә килгәндә, киенү, сөйләшү рәвешләре һәм үз-үзләрен тотышлары белән алар чит ил фильмнары геройларын искә төшерде. Бәлки, шул фильмнарга мөкиббән булган яшь тамашачыларына ярарга тырышулары булгандыр. Алар үзләре ни уйлый соң? 9 нчы сыйныф укучысы Зәринә Әюпованың фикерен белештек.

– Спектакль бик ошады. Миңа калса, бу ситуациянең ни дәрәҗәдә трагедияле булуын күрсәтә алганнар. Аеруча наркотикларга кадәрге бәхетле тормыш һәм алардан соңгы газапларны капма-каршы куеп күрсәтүләре ошады, – диде ул.

Белгеч фикере

Миләүшә Шәмсемөхәммәтова, психолог:

– «12 адым» программасы – коткаручы маяк ул. Аңа кадәр бәйлелеге булган кешеләргә ярдәм итү чаралары бөтенләй булмаган. Минем дә тормышның төбенә төшкән кешеләр белән эшләү тәҗрибәм бар. Бу программа аларга янәдән үзләрен кулга алырга, көчсезлекләрен танырга һәм көч тупларга ярдәм итә. Спектакль исә тыелган матдәләрне рәхәтлек алу өчен генә куллануны да, аларның кеше тормышын бөтенләе белән җимерүен дә, дәвалану процессын да күрсәтә. Гаять зур эш башкарылган. Тамашачыга барысын да ничек бар – шулай күрсәтү, аларны бу упкыннан да чыгу юлы барлыгына ышандыру – катлаулы нәрсә. Дөресен генә әйткәндә, без барыбыз да күпмедер дәрәҗәдә бәйлелек кичерәбез. Кешеләрдән, тормыш иптәшебездән, эштән, акчадан… Кайсын да булса югалтсак, физик яктан да, рухи яктан да көчсезләнәбез. «12 адым» сәгать ярым эчендә бәйлелекнең нәрсә икәнен һәм ул тудырган хис-тойгыларның ничек һәм ни өчен барлыкка килгәнен аңлата.

Лилия Гыймазова

 

 

 


Фикер өстәү