Баласызлык бәласе: 18 яшьтән 45 яшькә кадәрге хатын-кызларның яртысы бала табарга җыенмый

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулары 18 яшьтән 45 яшькә кадәрге хатын-кызларың 48 процентының якындагы биш елда бала табуны планлаштырмавын, 7 процентының исә бөтеләй бала табарга теләмәвен күрсәтә.

Саннар шомлы ук, демографик кризисның гадәттән тыш зур дәрәҗәсен вәгъдә итә. Илдә халык саны болай да зур темплар белән кими. 2013, 2014, 2015 елларда гына россиялеләр сан ягыннан үскән. Әйтик, 2014 елда 30 мең 336га артканбыз. Әмма 2017 елдан башлап кимүнең куркыныч саннары күзәтелә. 2017дә – 135 меңнән артык, 2018дә кимү саны – 224 мең 556, 2019да – 317 мең 233, пандемия башланган 2020 елда – 702 мең 072.

Үлем-китемнәр саны да соңгы елларда рекордлы. 2021 елда үлүчеләр саны 2020 елдагы белән чагыштырганда 15 процентка арткан. 2022 ел мәгълүматлары әле чыгып җитмәде, әмма беренче яртыеллыкта халык саны 480 меңгә кимү хакында Росстат мәгълүматлары бар. Елга күчергәч, миллионга якын сан күренәчәк. Мондый шартларда бала тууның кискен кимүе ил өчен куркыныч. Президент Владимир Путин күптән түгел генә, балалар санын арттыру өчен, ике атна эчендә чаралар уйларга күрсәтмә бирде бирүен, әмма бу андый җиңел мәсьәлә түгел.

Хатыннарның бала табу теләген махсус хәрби операция һәм өлешчә мобилизация дә нык киметкән икән. Ирләрне хәрби хәрәкәтләргә алырлар да, бала тотып, ялгыз калырбыз, дип уйлый күпләр. Тормышның матди шартлары начараю да үз сүзен әйтә. Монысы да – санкцияләр һәм махсус хәрби операция йогынтысы бит әле. Росстат ике никахка өч аерылышу туры килгәнне белдерә. Бала табу коэффициентын киметүгә бу да үзенең зур өлешен кертә. Гаилә тотрыксызлыгы шартларында баласын ялгыз үстерәсе килмәгән хатыннарга ни дип әйтәсең?

Үткән елның беренче 11 аенда Татарстанда һәм Идел буе федераль округында хәл мондыйрак. Татарстанда бала табу күрсәткече 10,6 процентка кимегән. Барысы 33511 бала туу таныклыгы теркәлгән. Бу – федераль округтагы иң зур күрсәткеч. Өч төбәк бала туу санының кимү проценты буенча безнең республиканы узып киткән. Киров өлкәсендә яңа туган балалар саны 12,2 процентка кимегән, Мари илендә – 11,5, Удмуртиядә – 11,2 процент. Мари илендә туган балалар саны 5325 кенә, Удмуртиядә – 11695. Иң аз бала Мордовиядә туган – 4321.

Саннарның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен чагыштырып карап кына белеп була. 1991 елда Татарстанда 51 мең 068 бала туган. 1992 елда – 44589. 2011 елда – 51391.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү