Сыерлы тормыш сыйлымы? «ВТ» журналисты районнардагы сөт бәяләрен белеште

Кышын гадәттә шәхси хуҗалыкларда сөт күләме кими, ә бәясе арта. Узган еллар белән чагыштырганда, бәяләр бераз тотрыкланса да, терлек азыгын кыйммәт бәядән юнәтүне исәпкә алсаң, барыбер аз түлиләр, ди халык. Сөткә кайсы районнарда нинди хак куелган? Без шул хакта белештек. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча, авыл халкыннан көн саен 533,6 тонна сөт җыела. Бүген республикада аның бер литры уртача 28,32 сумны тәшкил итә. Министрлыкта әйтүләренчә, бу – узган ел белән чагыштырганда 22,7 процентка күбрәк. Ләкин район белән район арасында аерма шактый зур. Әйтик, Балтач районында сөтнең бер литры өчен уртача 31 сумга якын акча түлиләр. Шул ук вакытта Кайбычта нибары 25 сум гына бирәләр.

– Халыктан иң күп сөтне дә балтачлылар җыя, – дип аңлаттылар Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында. –  Алар тәүлеккә 78 тонна сөт җыеп тапшыра. Арчада бу күрсәткеч – 40, Кукмарада 40,1 тоннаны тәшкил итә.

Сөт бәясе – Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында яшәүче Айрат Кадыйровның да күңеленә тынгылык бирмәгән мәсьәлә.

– 16 гыйнварда сөт тапшыру бәясе 25 сумга төште, – дип шалтыратты ул редакциягә. – Бездә сигез-ун сыер асраучылар да бар. Җәй көне сөт бәясе 28 сумга менгән иде. Хәзерге 25 сум бик аз бит. Терлек асрау – бик чыгымлы да, мәшәкатьле дә эш. Халык аны рәхәтлектән тотмый лабаса. Бераз булса да файдасын күрәсе килә. Тик файдадан бигрәк, зыяны күбрәк. Бездә сөтне «Эко-продукт» оешмасы җыя. Бераз гына булса да халык мәнфәгатен кайгыртсыннар иде.

Республиканың Идел буе зонасындагы районнарда (Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Яшел Үзән) халыктан җыела торган сөт бәяләре, башкалар белән чагыштырганда, берничә ел рәттән арзанрак йөри. Шушы районнар арасында сөткә иң аз бәяне Чүпрәле районында түлиләр. Нибары 23,84 сум.

Ә бит Чүпрәледә халык мөгезле эре терлекләрне, шул исәптән сыерларны күпләп асрый. Әйтик, Иске Кәкерле җирлегендә 325 хуҗалык бар. Алар 600ләп тирәсе мөгезле эре терлек тота. Шуларның 180е – сыерлар. Җирлек башлыгы Рөстәм Фаткуллин әйтүенчә, авылда бер-ике генә сыер тотучылар саны аз. Күбесенчә җиде-сигез сыер асрыйлар. Узган ел авыл халкы 390 тонна сөт җыеп тапшырган.

– Сөт бәяләре түбән, дип халык зарлана, әлбәттә. Шул сәбәпле күпчелеге үзләре эшкәртеп сатарга тырыша. Эремчеген, кортын, маен, каймагын сата. Сөтнең өч литрын 150 сумнан бирәләр. Сөт җыючыга 23 сумнан тапшырырлар иде, ә болай бер литры 50 сумга чыга. Яхшы бит. Иренмәгән, тырыш кеше файдасын күрә. Ризыкларын алып бетереп баралар. Авыл төркеменә язып кына торалар. Чөнки мал асрарга вакыты булмаган кешеләр, читтә эшләүчеләр, өлкәннәр күп авылда. Сөт ризыгын Ульянга илтеп сатучылар да бар. Без үзебез дә сөтне күршеләрдән сатып алабыз. Эшкәртүдән калганын яки эшкәртер өчен вакыты җитеп бетмәгәннәр сөтне җыючыга тапшыра, билгеле, – диде Рөстәм Фаткуллин.

Республикада терлек саны иң күп булган районнарның берсе Чүпрәледә вазгыять ни өчен шундый соң? Әлеге сорауны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгат Халитовка бирдек.

– Районда шәхси хуҗалыкларда 5200 баш сыер асрыйлар. Сез әйткән мәсьәлә – иң авыры, – дип көрсенде ул. – Хәзерге вакытта авыл җыеннары уза. Аларда да иң еш телгә ала торган сорау бу. Кая гына барсак та, халыкны шушы сорау кызыксындыра. Сөт бәяләре – район күрсәткече дә ул. Бүген бу кеше сыерын чыгарып сата икән, иртәгә яңасын җитәкләп кайтмый инде.

Тәлгат Халитов әйтүенчә, сөт бәяләре түбән булуның төп сәбәбе – сөтнең кулдан-кулга күчүе. Әйтик, районда сөт җыючылар аларны сигез трейдерга тапшыра. Алары үз чиратында заводларга алып бара. Шулай итеп, баскыч никадәр күбрәк булган саен, сөт бәясе дә аска тәгәри һәм гади авыл апасы кулына аз гына күләмдә килеп ирешә.

– Районда сөт эшкәртү заводы юк. Әнә шунысы бик начар. «Исток» кооперативы үз эшен узган елның җәендә генә башлап җибәрде. Яңа трейдерлар белән эшләү җаен карарга, зуррак альтернативалар эзләргә кирәк. Күрше районнарда да бер төрле генә түгел бәя. Кайсыларында 1 сумга артык, кайсыларында 1 сумга ким. Апас трейдерлары килеп, безнең базардагы хәлне өйрәнә башлады. Алар да районның ераклыгын әйтәләр. Сөт җыючылар Әлмәткә кадәр илтә бит сөтне. Шуларның барысын да мескен крестьян җилкәсе күтәрергә тиеш булып чыга. Без дә кул кушырып утырмыйбыз инде. Төрле юлларын эзлибез, хәлне бик яхшы аңлыйбыз. Азык хәзерләгәндә дә ярдәм итәргә тырышабыз. Сөт бәясе түбән булу  безгә дә яхшы түгел, – диде Тәлгат Халитов.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле аңлатуынча, сөт бәяләренең түбән булуның төп сәбәпләре – районның сөт тапшыру пунктларыннан еракта урнашуы, сөтне аз күләмдә тапшыру һәм халыктан җыела торган сөтнең сыйфаты тотрыклы булмау. Әлеге мәсьәләгә карата авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров та берничә тапкыр үз фикерен әйтте. Аның фикеренчә, кооперативлар булган җирдә бу эш актив алып барыла. Терлек аз булган районнарда әлеге мәсьәләдә кыенрак, чөнки чыгымнар үз-үзен акламый. Кайдадыр – 80, кайдадыр 100 литр гына сөт булса, ташуга киткән чыгым арта.

– Без районнардагы сөт бәяләрен ай саен анализлыйбыз, күзәтәбез, тик билгеле бер бәядән төшерергә ярамый, дип йогынты ясый алмыйбыз, – дип аңлаттылар министрлыкта. – 24 кооператив сөт эшкәртү белән шөгыльләнә. Без аларга грантлар бирәбез.

Гомумән алганда, халык арасында мини-фермалар төзүгә бәйле программа иң популяры икән.

– Узган ел 107 шәхси хуҗалык 50 млн сум субсидия алды. Сигез сыер асраучы хуҗалыклар мини-ферма төзер өчен 600 мең сумга кадәр ярдәм ала, бу шулай ук сөтнең үзкыйммәтен киметә, – диделәр министрлыкта.

Кайбер районнарда сөт җыюның уртача бәяләре (Инфографика)

Балтач – 30,59 сум

Кукмара – 30,02 сум

Бөгелмә – 30 сум

Азнакай – 29,36 сум

Актаныш – 29,35 сум

Ютазы – 29 сум

Апас – 25,94 сум

Буа – 25,61 сум

Кама Тамагы – 25,45 сум

Кайбыч – 25 сум

Югары Ослан – 25 сум

Чүпрәле – 23,84 сум

Зөһрә Садыйкова


Сыерлы тормыш сыйлымы? «ВТ» журналисты районнардагы сөт бәяләрен белеште” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ