Куркыныч машина. Узган ел Татарстанда 13 мең кеше исерек килеш рульгә утырган

Рульгә кемнең исерек килеш утырганын барысы да белсен! Хөкүмәт Йортында узган утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та әнә шулай диде. Биредә юл иминлеге турында һәм куркыныч саннарны киметү турында сөйләштеләр. Юл кагыйдәләрен бозучыларны дроннар ярдәмендә ачыкламакчылар. Юлларда тавышлы сызыклар пәйда булачак. Узган ел Татарстанда 306 кешенең гомере өзелгән.

Министрлар Кабинеты һәм Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының уртак утырышында министр Артем Хохорин республикада соңгы биш елда юл фаҗигаләре саны кимесә дә, юлдагы вәзгыять тотрыксыз булып калуын әйтте. “Саннар тотрыксыз. Узган ел шактый киеренке булды”, – диде генерал. Узган ел Татарстан юлларында 3317 авария булып, 306 кешенең гомере өзелгән, 4 095 кеше имгәнгән. Сүз уңаенан, быел корбаннар 298дән артмас дип фаразлыйлар. Татарстанның 14 районында юлда үлем-китем очраклары арткан.

Артем Хохорин сүзләренә караганда, юл корбаннары арасында өлкән яшьтәге кешеләр күбрәк икән. Аларның күбесе караңгыда каршына килеп чыккан машинаны күреп бетермәве аркасында харап була. Шуңа күрә Артем Хохорин юлчыларга юл читләрен яктырту һәм тротуарларны төзекләндерергә кушты. Фаҗигаләр саны артуга юлларның тар булуы да сәбәпче. Соңгы ике елда Татарстанда 40 мең чакрым озынлыкта 13 төбәк юлы киңәйтелгән. Түбән Кама һәм Чистайны әйләнеп узу юлын төзегәндә юл чишелеше дә булдырмакчылар.

Юлдагы үлем-китем очраклары артуга һаман да шул каршы як полосага чыгып хәрәкәт иткәндә, юл кагыйдәләрен бозу да гаепле. Узган ел шуның аркасында Татарстан юлларында 121 кешенең гомере өзелгән. 51 кеше янәшә барган машинаны узу тыелган урында килеп чыккан фаҗигадә үлгән. Юл һәлакәтләренең күбесе, элеккечә үк, Казан-Оренбург, Казан-Ульян трассасында күзәтелә.

Узган ел теркәлгән һәр җиде юл фаҗигасенең берсе исерек машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. Барлыгы шундый 13 меңнән артык машина йөртүче тоткарланган. Республиканың сигез районында (Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Минзәлә, Сарман, Тәтеш, Нурлат) исерек килеш руль артына утыручылар бигрәк тә арткан.

– Алда телгә районнарда хәтта исерек килеш машина йөрткән администрация кешеләре дә эләкте. Калганнарга ни эшләргә кала? – диде Хохорин.

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләдә беркемне дә аямаска кирәк дигән фикердә.

– Исерек килеш машина йөртүчеләргә каршы көрәшкә җәмәгатьчелекне дә җәлеп итәргә кирәк. Алар хокук бозучылар турында хәбәр итеп торсын. Исерек йөртүчеләрнең йөзләрен дә күрсәтеп торырга кирәк. Алар бит барыбыз өчен дә куркыныч тудыра. Вазыйфаи затлар турында сүз дә була алмый. Аларны бер тамчы кызганасы юк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Юллардагы вәзгыятьне ничек үзгәртеп була соң? Артем Хохорин фикеренчә, моның өчен тавышлы юл сызыклары булырга тиеш. Узган ел аны кайбер юл участокларында сынап караганнар инде. “Нәтиҗәсе булды: тавышлы юл сызыгы пәйда булгач, биредә бер генә юл һәлакәте дә теркәлмәде”, – ди ул.

Министр гадәти буяулы юл сызыкларыннан бөтенләй баш тарту яклы. Аның урынына термопластик куллану яклы ул. Министр китергән саннардан аңлашылганча, узган ел, юл сызыклары беткән булу аркасында, республиканың 32 районында, юл фаҗигаләре саны арткан. “Әлегә ул барлык юлларның дүрттән берендә генә кулланыла. Термопластик кыйммәткәрәк төшә, ләкин гадәти буяудан аермалы буларак, өч ел саклана”, – ди Хохорин.

Министр машиналарны узу тыелган урында берничә тапкыр кагыйдә бозган машина йөртүчеләргә каралган җәзаны да катгыйлатыр чак җитте дигән фикердә. Узган ел юлларда шундый 400 машина йөртүче эләккән.

– Шуңа күрә машиналарны узу һәм тизлекне сәгатенә 60 чакрымнан да арттыру кагыйдәләрен кат-кат бозган өчен җаваплылыкны көчәйтү турында закон кабул итәр чак җиткәндер дип саныйбыз. Җәза билгеләгәндә фото һәм видеотеркәү камераларына эләккән дәлилләрне дә исәпкә алырга кирәк. Бу бик яхшы нәтиҗә бирәчәк, – дип ышандырды Хохорин.

Якын киләчәктә юл кырыендагы камералар җәяүлеләрне уздырмаган машина йөртүчеләрне дә эләктерә башлаячак. Казанда ун урында моның өчен махсус камералар урнаштырылачак. Сүз уңаеннан, узган ел Татарстан юлларында теркәлгән 950 юл фаҗигасе җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан. Аларның 74е үлгән. Мондый аянычлы очраклар, нигездә, җәяүлеләрнең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга, ди белгечләр.

– Профилактика эше тиешле дәрәҗәдә алып барылса, бу фаҗигаләрне булдырмыйча калырга да мөмкин булыр иде. Чынлыкта 18 районда моның өчен берни дә эшләнмәгән, – диде министр.

Бу урында утырышта катнашкан Рөстәм Миңнеханов түзеп кала алмады. Юллардагы иминлек мәсьәләсенә салкын караган район башлыкларын бастырып, канәгатьсезлек белдерде. Буа, Питрәч, Биектау районнарына Президенттан яхшы ук эләкте. Рөстәм Миңнеханов җәяүлекләр катнашындагы фаҗигаләр санын киметү өчен дә халык белән даими рәвештә аралашып, аңлату эшләрен алып барырга кирәклеген искәртте.

– Бер дә матур түгел. Тәртип урнаштырыгыз. Моны сездән башка беркем дә эшли алмый. Анда Хохорин белән мин килеп тәртип урнаштырырга тиешме әллә? Моның өчен сез бар бит!, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Юллардагы фаҗигаләр санын киметү өчен махсус җиһаз – дроннар да куллана башларга кирәк, дип саный Президент. “Алар каршы якка чыгучыларны да шундук ачыкларга ярдәм итәр иде. Бездә әлегә мондый җиһаз кулланылмый. Ул Краснодарда гына бар. Әмма безгә бу тәҗрибәне өйрәнергә кирәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү