Татарстанда халыкның дүрттән бер өлешеннән кимрәге генә авылларда яши

2023 елның 1 гыйнварына авыл җирлегендә 930 мең кеше гомер кичерә. 

Росстат мәгълүматларына караганда, 2023 елның 1 гыйнварына Татарстан авылларында 930 126 кеше исәпләнелә. Республикада яшәүче барча халыкның дүрттән бер өлешеннән кимрәк (23,3%) күрсәткеч бу.
Татарстанда авыл халкы өлеше бер ел эчендә үзгәрмәгән диярлек. 2022 елның 1 гыйнварына бу сан 889,7 мең кеше (23,1%) тәшкил иткән.

Гомумән алганда, республикада агымдагы ел башына 4 миллионнан артыграк кеше исәпләнелә. Шуның 3,07 миллионы шәһәрдә гомер кичерә.

Исегезгә төшерәбез: 1959 елда Татарстанда күпчелек халык – 1,67 миллион кеше (58,6%) авылларда яшәгән. 2021 елның икенче яртыеллыгында үткәрелгән Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматларына караганда, республикада халыкның лүрттән бер өлешеннән кимрәге – 930,8 мең кеше авылларда төпләнгән.


Татарстанда халыкның дүрттән бер өлешеннән кимрәге генә авылларда яши” язмасына фикерләр

Фикер өстәү