Казанның Шаляпинлы көннәре: опера җырчысының 150 еллыгын зурлап үткәрергә җыеналар

«Аның исеме – безнең өчен бренд ул!» 13 февральдә танылган опера җырчысы Федор Шаляпинның тууына 150 ел тула. Бу җәһәттән җырчының туган ягында шактый чаралар узачак. Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта әнә шулар турында сөйләделәр. 

Федор Шаляпинның 150 еллыгын бәйрәм итүне Президент Рөстәм Миңнеханов та Указ белән раслаган. Татарстанның горурлыгы булган җырчының исемен февральдә генә түгел, ел дәвамында һәм күп тапкыр ишетәчәкбез әле.

– Федор Шаляпин – илебездәге һәм дөнья күләмендәге музыка сәнгатен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән бөек рус җырчысы. Аның исемен һәм талантын, геосәяси вазгыятькә карап тормыйча, һәрвакыт хөрмәт белән искә алалар, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Татарстанда исә бу хөрмәт төрледән-төрле чаралар рәвешен алачак. Мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренә караганда, алар арасында күргәзмәләр, музыкаль кичләр, җырчының исемен мәңгеләштерү юнәлешендәге вакыйгалар да булачак.

– 13 февральдә Федор Шаляпин туган йортта (Пушкин урамы, 10 йорт) истәлек тактасы ачарга ниятлибез. Шул ук көнне җырчы исемендәге стипендиянең лауреатларын котлау тантанасы узачак, – дип санады ул аларның берничәсен.

Моннан тыш, 6 июнь – Рус теле көнендә Максим Горький бюсты янына (Горький һәм Шаляпин музее каршында урнашкан) Федор Шаляпинга бюст ачылачак. Бу урын юкка сайланмаган: әлеге ике шәхеснең якын дуслар булганы билгеле. Сүз уңаеннан, быел Максим Горькийның тууына 155 ел тула. Шул җәһәттән «ике дус музее»нда Шаляпинчыларга да, Горький иҗатын сөючеләргә дә хуш килә торган чаралар узачак.

«Татар операсын кемгә күрсәтик соң без?»

Федор Шаляпинга багышланган чаралар арасында иң дәрәҗәлесе – аның исемендәге Халыкара опера фестиваледер, мөгаен. Быел ул 41 нче мәртәбә уздырыла. Чара 30 гыйнварда «Сивильский цирюльник» спектакле белән башланды. Февраль азагына кадәр Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры сәхнәсендә тагын 9 спектакль һәм 2 гала-концерт күрсәтергә ниятлиләр. Театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, моңа кадәр фестиваль, нәрсә генә булса да, ел саен уздырылган.

– Хәтта театрда ремонт эшләре барганда да узды фестиваль. Ягъни без ел да Татарстанда туган күренекле Шаляпинны данлыйбыз, – диде ул.

Быелгы фестивальнең беренче спектаклен Италиядән килгән режиссер Джузеппе Морасси куйган. Ә әсәрне Рәүфәл әфәнде үзе сайлаган. «Катлаулы вазгыятькә карамастан, килеп куя алырлык режиссер да табылды», – диде ул. Аралар ерак булгангадыр инде, режиссерга 6,5 млн сум тирәсе гонорар түләргә туры килгән.

Фестивальдә Россия опера сәнгатенең танылган артистлары белән беррәттән Италия, Белоруссия, Грузия һәм Азәрбайҗаннан килгән кунаклар да чыгыш ясаячак. Ләкин кунакларга татар операсын күрсәтергә җыенмыйлар. Рәүфәл Мөхәммәтҗановның бу җәһәттән фикере башка төрлерәк:

– Без андый бурыч куймыйбыз. Әгәр күрсәтәбез, дисәк тә, кем алдында күрсәтик? Татарстан халкына үзебезнең татар операсын күрсәтикме? Ул аны болай да күрә һәм тыңлый бит.

Журналистлар белән очрашуны Ләйлә Фазлыева йомгаклады.

– Шаляпин исеме һәрвакыт Казан һәм Татарстан тарихы белән бәйле. Аның исеме – безнең өчен бренд, – диде ул.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү