Коронавирусның «кракен” штаммын йоктыруның икенче очрагы ачыкланган

Роспотребнадзор хәбәренә караганда, Россиядә коронавирусның “кракен” штаммын (XBB.1.5) йоктыруның икенче очрагы теркәлгән. Бу хәл Тыва Республикасында булган. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, сырхау чирне җиңел кичерә.

Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә белдерелгәнчә, “кракен”ның тиз таралу куркынычы юк диярлек. Шул ук вакытта медицина белгече Олег Абакумов коронавирусның яңа штаммының алдагыларыннан куркынычсызрак, әмма йогышлырак булуын әйткән. “Кракен” йоктырган очракта өйдән чыкмаска, сулыш юлларына ингаляция ясарга, тамакны чайкатырга, борынны юдырырга кирәк, дип киңәш иткән белгеч.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү