Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Көнләшү – Аллаһтан ерагайган, имансыз, икейөзле мөселманнарга хас»

Адәм баласы барына канәгать булып кына яши алмый. Тормыш булгач, күз күргәч, фәләннең машинасына да, төгәннең малына да, хатынына да кызыгасың. Шуннан көнчелек хисе дә уяна. Пәйгамбәребез (с.г.в) хәтта: «Ут утынны яндырган кебек көнчелек изге гамәлләрне юкка чыгара», – дип тә кисәткән. Ни өчен безне көнчелек хисе биләп ала? Аннан котылып буламы?

Әлеге сорауларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән җавап эзләдек.

– Динебездә көнчелек, көнләшү турында ни диелә?

– Көнләшү – тыелган гамәл, ул Аллаһы Тәгалә каршындагы зур гөнаһлардан санала. Бу – Аллаһтан ерагайган, имансыз, икейөзле мөселманнарга хас сыйфат. Моны Коръән аятьләре һәм пәйгамбәребез (с.г.в) хәдисләре дә раслый. Аллаһы Тәгалә: «Әллә алар Аллаһның Үз юмартлыгыннан биргән бүләге өчен кешеләрдән көнләшәләрме? Без бит инде Ибраһимга китап һәм хикмәт бирдек. Шулай ук Без аңа олуг патшалык та бирдек», – дигән. Асылда, көнчелек ул – Аллаһка карата дошманлык хисе саклау, чөнки көнче кеше Аллаһның колына нигъмәт бирүен яратмый. Аллаһ бит ул нигъмәтне үзе бирә, ә көнче кеше аның юкка чыгуын тели. Шул сәбәпле ул Аллаһның тәкъдиренә каршы чыга. Менә шуңа күрә Иблис тә Аллаһның дошманына әверелгән, чөнки аның Аллаһка буйсынмавына бары тик тәкәбберлек һәм көнчелек сәбәпче булган. Җирдә кылынган иң тәүге гөнаһның да төп сәбәбе – көнчелек хисе бит. Кабил белән Һабил кыйссасы шуның турында сөйли. Шулай ук Йосыф пәйгамбәрне дә абыйлары көнләшү аркасында үтерергә теләгән һәм коега салган.

Көннәрдән бер көнне пәйгамбәребездән (с.г.в.): «Нинди кеше иң хәерле?» – дип сораганнар. «Иң хәерле кешеләр шулардыр, кемнең калебе мәхмүм һәм теле төзек», – дигән. «Әй, Рәсүлуллаһ, теле төзек дигәнне аңлыйбыз. Калебе мәхмүм дигән сүз нәрсә ул?» – дип сорау биргәннәр кабат. Пәйгамбәребез (с.г.в.) исә: «Бу кешенең калебе чиста. Анда гөнаһ, азгынлык, зарар һәм көнчелек юк», – дигән.

Тагын бер хәдистә: «Өч нәрсәдән бер кеше дә котылмаячак: көнчелек, кеше турында начар уйлау һәм кошларга карап юрау. Мин сезгә аннан чыгу юлын аңлатачакмын. Әгәр дә көнләшсәң, күралмау хисе саклама, әгәр дә кеше турында начар уйласаң, аның нигезендә бернәрсә дә эшләмә, әгәр дә кошларның очканын күрсәң, юлыңны дәвам ит», – диелә.

– Көнләшү хисен бөтенләй бетереп буламы?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Үзеңнән өстәгеләргә карап, аларның малына кызыкма, иң ярлы кеше булырсың. Аска карап, гыйбрәт ал, иң бай кеше булырсың, чөнки өстәгеләрне беркайчан да куып җитә алмыйсың», – дигән. Тормышыбыздан риза булырга өйрәнергә кирәк. Бу җиңел түгел. Бай кешенең дә байлыгы аның өчен зур сынау, фәкыйрь кешенең дә ярлылыгы – сынаудыр.

Аллаһы Тәгалә: «Үлгәннән соң мәхшәр мәйданына чыккач белерсез: кайсы хәерлерәк», – дигән. Ярлы кеше: «Я Раббым, миңа аз мал бирдең. Әгәр күп мал бирсәң, җәннәтеңә кермәс идем», – дияр. Бай кешенең байлыгы күп булгач, гөнаһы да күп була. Без Аллаһның хикмәтен аңламыйбыз. Кешеләрнең байлыгына игътибар итмичә, йөрәкне Аллаһы Тәгалә белән бәйләп, Аннан ризык, бәрәкәт бирүне сорарга кирәк.

– Кешеләр арасындагы көнләшү – бер хәл, туган-тумачалар арасында да була торган күренеш бит бу хәзер.

– Аллаһы Тәгалә байлык, малны бар кешегә дә тигез итеп бүлеп бирмәгән. Моның үз хикмәте бар. Күпләр: «Ни өчен Аллаһы Тәгалә миңа аз биргән, туганыма күп биргән?» – диләр. Аллаһы Тәгалә һәрберебезнең дә эчке халәтебезне, уй-фикерләребезне белә һәм шуларга карап бирә дә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кайбер адәм балаларына байлык хастыр. Әгәр малларын киметсәм, иманнарына зәгыйфьлек килер. Кайберләргә ярлылык хас. Әгәр байлык бирсәм, иманнарына зәгыйфьлек килер», – дигән. Ул кешесенә карата үлчәп биргән.

Без туганнарыбыз белән бик сирәк аралашабыз бит. Шуңа күрә дә аларның һәр малына сөенмибез, көнләшәбез. Бер-беребезгә карата нәфрәт хисе сакламыйк, бер-беребездән көнләшмик, дошманлашып, араларны бозмыйк.

Көнләшү артып китсә, шушы доганы укып, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйлар:

«Әгузү бикәлимә́тил-лә́һит-тә́ммә́ти әлләти́ лә́ йүдҗә́үизүһүннә бәррун үә лә́ фә́җирун мин шәрри мә́ халәка үә бараъә үә зәраъә, үә мин шәрри мә́ йәнзилү минәс-сәмә́ьи үә мин шәрри мә́ йәгъруджү фи́һә́, үә мин шәрри мә́ зәраъа филь-ардыи үә мин шәрри мә́ йәхруджү минһә, үә мин шәрри фитәнил-ләйли үән-нәһа́ри, үә мин шәрри күлли та́риҡин иллә́ та́риҡан ятруҡу бихайрин, йә́ Рахмә́н!»

Мәгънәсе: «Ул бар кылган, булдырган һәм юктан бар иткән нәрсәләрнең явызлыгыннан, күктән төшкән һәм аңа күтәрелгән нәрсәләрнең явызлыгыннан, Ул җирдә бар кылган һәм аның эченнән чыга торган нәрсәләрнең явызлыгыннан, төн һәм көн фетнәләренең явызлыгыннан, төнлә килгән, үзе белән, и Мәрхәмәтле, яхшылык алып килгәненнән тыш, һәрнәрсәнең явызлыгыннан Аллаһның салих та, бозык кеше дә каршы тора алмаган камил сүзләренә сыенам.

 

 


Фикер өстәү