Хатын-кыз табиблар көне
Бу бәйрәм беренче тапкыр 2016 елда уза. Хатын-кыз табиблар көненең 3 февральдә билгеләнеп үтелүе АКШтагы беренче хатын-кыз табиб Элизабет Блэкуэллның туган көне белән бәйле. Ул хатын-кызларга медицина өлкәсенә кереп китү һәм ир-ат табиблар белән тигезлек алырга ярдәм иткән хәрәкәтне башлап җибәрә. Хәзер, интернет мәгълүматларына күз салсак, Россиядәге табибларның 70 процентын хатын-кызлар тәшкил итә.
458 ел элек (1565) Явыз Иван опричнина оештыра
Шул рәвешле патша элек булган дәүләт төзелешен радикаль рәвештә үзгәртергә омтыла. Явыз Иван башта бер меңлек махсус отряд (опричнина) булдыра. Бу дәүләт башлыгына гына буйсынган яшерен полиция була. Патша үзенә хыянәт иткән һәр бояр һәм кенәз кичекмәстән җәзалап үтерелергә тиеш дип саный. 1572 елда патша опричнинаны гамәлдән чыгара.
57 ел элек (1966) «Луна-9» совет планетаара автоматик станциясе дөньяда беренче тапкыр Ай өслегенә утыра
Ул беренче ай фотопанорамасын тапшыра. Бу вакыйгага кадәр бик күп уңышсыз омтылышлар ясалган була.
51 ел элек (1972) кышкы Олимпиада уеннары ачыла
Олимпиада япон шәһәре Саппорода уза. Бу АКШта һәм Көнбатыш Европададан тыш башка территориядә узган беренче уеннар була. Олимпиадага беренче тапкыр Кытай Республикасы һәм Филиппин вәкилләре килә. Бүләкләр саны буенча лидерлар Голландиянең тимераякта шуучысы Ард Схенк һәм совет чаңгычысы Галина Кулакова була, алар өчәр алтын медаль яулый.
42 ел элек (1981) КПСС Үзәк комитеты Казанда Владимир Ленинның Үзәк музее филиалын оештыра башлый
Аны 1987 елның 24 июнендә Казан университеты студентлары җыенының 100 еллыгына ачалар. 1991 елда музей үз эшчәнлеген туктата һәм бер елдан соң «Казан» милли мәдәни үзәк итеп үзгәртеп корыла. 2020 елдан әлеге бинада республиканың Милли китапханәсе урнаша.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде