Республикада тән тиресендә яман шеш авыруы онкологиянең барлык төрләре арасында беренче урында тора.
Татарстанда яман шеш авыруларының барлык төрләре арасыннан тән тиресе рагы инде күп еллар буе беренче урында бара. Белүебезчә, чирне алданрак ачыклау бәладән котылып калу мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә республикада “Про родинки” дигән яңа программа комплексын гамәлгә кертү күздә тотыла.
Татарстанның штаттан тыш баш онкологы Эдуард Ногманов сөйләп үткәнчә, программа мобиль кушымтада эшләячәк. Аны, смартфонга кертеп, теркәлергә, тән тиресе турында кыскача анкета тутырып, миңнәр, пигмент таплары һәм башка шикле әйберләрнең фотосурәтен шунда кертергә кирәк булачак.
“Ясалма интеллект, фотосурәтләрне бәяләп, рак куркынычы бармы-юкмы икәнен шактый ук зур төгәллек белән әйтү мөмкинлеге бирәчәк. Шуннан соң ике табиб-белгеч ясалма акылның карарын раслаячак яисә инкарь итәчәк. Аннан инде шикле миңгә ия булган кеше, кирәк дип табылса, табибка күренәчәк”, – дип аңлаткан Эдуард Ногманов.
Кушымта Казанның 3 медицина оешмасына, аларның Чаллы һәм Әлмәттәге филиалларына яраклаштырылып эшләячәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat