Татарстанда интернат-йорт директоры хезмәткәрләренең 1,8 миллион сум премиясен урлаган

Җитәкче башта хезмәткәрләренә премия язган, ә аннан соң, янәсе, бухгалтериядә ялгышлык киткән, дигән булып, акчаның бер өлешен үзенә алган.

Татарстан прокуратурасы Арча районы Яңа Чүриле авылындагы психик тайпылышлы кешеләр өчен интернат-йорт директорына карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслаган. 60 яшьлек директор, хезмәт урыныннан файдаланып, аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепләнелә.

Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, гаепләнелүче 2013-2020 елларда башта оешманың 14 хезмәткәренә премия язган, ә аннан соң, янәсе бухгалтериядә ялгышлык киткән, дигән булып, акчаның бер өлешен коллегаларыннан җыеп алган. Җитәкче, әнә шундый мошенниклык юлына басып, барлыгы 1,8 миллионнан сумнан артыграк акчаны үзләштергән һәм аны үзенең кирәк-ярагына тоткан.

Тикшерүчеләр директорның 1,7 миллион сумлык мөлкәтенә арест салган.


Фикер өстәү